Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Гришкинда «Мөмкинлекләр вакыты» яшьләр туры булды

«Авыл көче» эшлекле уены кысаларында 14тән 35 яшькә кадәрге яшьләр авыл җирлегендә яшәешне яхшырту юлларын тикшерделәр.

Иске Гришкинның мәдәнит йортында авыллар җирлекләре башлыклары һәм активистлары, шәһәр мәктәпләре укытучылары, «Форпост» үзәге һәм «Сатори» спорт клубы вәкилләре җыелды. Барысын да Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә начальнигы Рашат Фәизов сәламәлде.

Сигез командага бүленеп уенчылар авыл үсеше стратегиясен тикшерделәр.

— Проект кысаларында «Авыл көче» уеннары үткәрәбез. Аның ярдәме белән авыл җирлегендәге мөмкинлекләрне билгелибез, киләчәктә авылның ничек булачагын һәм территория үсешенә һәр катнашучы ничек итеп үз өлешен кертә алачагын аңлыйбыз, — дип хәбәр итә ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең проектлар җитәкчесе Кристина Фазлиева.

Аннан соң катнашучылар киләчәк проектын якладылар.

Чара барышында авылларга яшьләрне ничек итеп күбрәк җәлеп итәргә һәм алар өчен нинди программалар гамәлдә булуы турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев