Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “IT-чемпион” конкурсына иҗади эшләр

    Җәйге каникул көннәрендә "IT-чемпион"конкурсының икенче этабы дәвам итә. Балалар "Иң актив укучы" номинациясендә катнашып, өлкәннәрне уңайлыклар порталыннан кулланырга өйрәтәләр һәм төрле номинацияләргә иҗади эшләр дә әзерлиләр. "ТР дәүләт һәм муниципаль уңайлыклар порталын үстерү" номинациясендә көч сынау программа, дизайн төзүдән, электрон уңайлыклар буенча яңа идеялар тәкъдим итүдән гыйбарәт. Җиңүчеләр биш категориядә...

    Җәйге каникул көннәрендә "IT-чемпион"конкурсының икенче этабы дәвам итә.
    Балалар "Иң актив укучы" номинациясендә катнашып, өлкәннәрне уңайлыклар порталыннан кулланырга өйрәтәләр һәм төрле номинацияләргә иҗади эшләр дә әзерлиләр. "ТР дәүләт һәм муниципаль уңайлыклар порталын үстерү" номинациясендә көч сынау программа, дизайн төзүдән, электрон уңайлыклар буенча яңа идеялар тәкъдим итүдән гыйбарәт. Җиңүчеләр биш категориядә билгеләнәчәк: "Электрон уңайлыклар өчен иң яхшы баннер яки логотип", "Иң яхшы видеоролик", "Иң яхшы презентация", "Интернет-кушымта ОС Android"ка мобиль кушымта". Укучының 3 ноябрьгә кадәр "ТР электрон белем алу" мәгълүмат системасына урнаштырган эшенә эксперт комиссия бәя бирәчәк. Һәр категориядә тавыш биреп сайлап алынган 10 иҗади эш арасыннан иң күп балл җыйган 3 материал iPad-mini планшет белән бүләкләнә.
    Конкурсның I этабына 1 июньдә йомгак ясалды, сентябрь һәм декабрьдә II, III этап җиңүчеләре ачыкланачак.
    "Иң актив укучы" номинациясендә 226 мең бала катнаша. Алар 263 мең өлкәнне ТР уңайлыклар Порталында эшләргә өйрәткәннәр. Бәйге дәвамында 220 мең яңа шәхси кабинет булдырылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: