Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

IT-чемпионнар сөйли

Балаларны яклау көнендә Казанда IT-чемпион конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Мәктәп укучылары республика башкаласына бару һәм бәйге турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Нәфис Сираҗетдинов, 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы: - Конкурс турында декабрьдә ишеттем. Бәйге 1 мартта старт алды, мин "Иң актив укучы" номинациясендә катнаштым. Өлкәннәргә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр...

Балаларны яклау көнендә Казанда IT-чемпион конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Мәктәп укучылары республика башкаласына бару һәм бәйге турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Нәфис Сираҗетдинов, 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы:
- Конкурс турында декабрьдә ишеттем. Бәйге 1 мартта старт алды, мин "Иң актив укучы" номинациясендә катнаштым. Өлкәннәргә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлүгә ярдәм итәргә кирәк иде. Күбрәк кеше теркәсәң, күбрәк балл җыясың, димәк җиңүгә шанс арта. Республиканың һәр районыннан иң актив өч укучы сайланды. Без Казан шәһәренең IT-паркына тантаналы бүләкләү чарасына чакырылдык, анда зур күңел ачу программасы оештырылды. Планшетлы компьютерларда беренче музыкаль төркем һәм велотриал буенча Россиянең ике мәртәбә чемпионы чыгышы бигрәк тә истә калды. Бүләкләүдә республиканың беренче шәхесләре катнашты.
Регина Шиһабетдинова, 1 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы:
- Кызганыка каршы, 1 июньдә мин Казанга бара алмадым, дәүләт йомгаклау аттестациясе (рус теленнән) тапшыру көне иде. Шуңа да карамастан, җиңүчеләр арасында булуыма шат. Казаннан бүләк итеп алып кайтылган I Pad бу конкурс турында хәтерләтеп торыр. Миңа калса, мондый конкурсларны үткәрү кирәк, чөнки кешеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, электрон хезмәтләрдән файдаланырга тиеш, ул түләүнең тиз генә түгел, уңайлы ысулы да. Моны үз гаиләмә дәлилләп күрсәттем инде.
Нияз Фәрхетдинов, 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы:
- Сәяхәт бик ошады. Бәйге турында үземнең интернет-көндәлегемнән белдем. Сынап карарга, баллар җыярга булдым. Катлаулы түгел, дәүләт хезмәтләрен банк картасы аша түләргә генә кирәк. Районның җиңүчеләр "өчлегенә" кергәнемне белгәч, гаҗәпләндем. Казанга киттек. Анда бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде: биючеләр, велотриал осталары чыгышы, бәйгеләр, аларда мин дә актив катнаштым. Чара ахырында оештыручылар безгә шарлар тараттылар, аларны күккә очырдык. Шәп булды! Татарстанның башка районнарыннан килүчеләр белән таныштым һәм аралаштым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру