Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“IT-чемпионнар” тиздән ачыкланачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яклавында уздырылучы "IT-чемпион" бәйгесе республикада зур популярлык казана. Бәйге ике балл-рейтинглы номинация буенча үткәрелә: "иң актив мәктәп укучысы" һәм "иң актив мәктәп" һәм ике этапта уза. Беренче этап 26 майга кадәр дәвам итәчәк, икенчесе - 26 майдан 2014 елның 10 декабренә кадәр. - Без һәр атнада...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яклавында уздырылучы "IT-чемпион" бәйгесе республикада зур популярлык казана.
Бәйге ике балл-рейтинглы номинация буенча үткәрелә: "иң актив мәктәп укучысы" һәм "иң актив мәктәп" һәм ике этапта уза. Беренче этап 26 майга кадәр дәвам итәчәк, икенчесе - 26 майдан 2014 елның 10 декабренә кадәр.
- Без һәр атнада катнашучы мәктәпләргә мониторинг үткәрәбез. 16 май нәтиҗәләренә иң яхшы исеменә 58 укучысы 609 балл җыйган сигезенче төрдәге мәктәп дәгъва белдерә, - ди Мәгариф идарәсенең мәгълүмат һәм ИКТ буенча методист Андрей Кочергин. - Хезмәтләр спектры киң: порталда торак-коммуналь, дәүләт һәм балалар бакчасының өстәмә хезмәтләренә, ЮХИДИ штрафларын, салым бурычын, ЗАГС хезмәтләренә дәүләт пошлинасын, хәйрия фондларына взнослар һәм башкаларны түләргә була.
Сигезенче төрдәге мәктәп директорының уку эше буенча урынбасары Наталья Тихонова сүзләренчә, югары күрсәткечләр артында укытучыларның, балаларның һәм әти-әниләрнең уртак эше тора.
- Без гомуммәктәп җыелышы үткәрдек, анда ата-аналарга бәйгенең асылын аңлаттык: укучылар, өлкәннәргә Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланырга ярдәм итеп, аларның электрон хезмәтләрне куллану активлыгы өчен баллар алалар. Безнең учреждениенең иң актив укучысы булып икенче сыйныфтан Максим Лебедев тора, әнисе Екатерина Васильевна аның барлык башлангычларын да хуплый, - дип сөйли Наталья Владимировна.
51 административ район арасында Менделеевск соңгы нәтиҗәләр буенча 25 нче урында.
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша мин барлык туганнарыма диярлек коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кертәм. Бәйгенең бары тик уңай якларын гына күрәм. Минем өчен бу кыенлык тудырмый. Клавишаларга баскаладың, биш минут - һәм түләнгән. Бабам сөенә, дөрес, баштарак ничек өйдән чыкмыйча гына хезмәтләр өчен түләп булуына гаҗәпләнә иде, - дип бүлешә 4 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Виктория Филиппова.
Ә авыл мәктәпләрендә кайбер үзенчәлекләр бар.
- Салалылар яңалыкларга шикләнебрәк карыйлар. Аларга элеккегечә түләү, чират торып, акчаны конкрет кешегә бирү гадәтирәк. Тагын бер катлаулылык: барысында да хезмәтләргә түләү башкарыла торган пластик карталар юк. Безнең 66 укучының 65е порталда теркәлгән булуына карамастан, балаларның бәйгене тормышка ашыру кырлары чикләнгән, - дип исәпли Монаш мәктәбе директоры Виктор Евдокимов
Бәйге дәвамында катнашучылар җыелган балларын истәлекле призларга - сувенир продукциясенә, мәдәни-гаммәви чараларга билетларга, партнерлар призларына һәм башкаларга алыштыра алалар.
Иң күп балл җыйган җиңүчеләр ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Бәйге нәтиҗәләре буенча республика дәрәҗәсендә өч лидер мәктәп ачыклана, алар компьютер класслары белән җиһазланачак.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елда "иң актив укучы" номинациясендә Нәфис Сираҗетдинов, Нияз Фәрхетдинов (1 нче мәктәп), Регина Шиһабетдинова (1 нче гимназия) бүләкләнгәннәр иде.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Рөстәм Миңнеханов Беренче этап