Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кабат парта арасына...

Вәсилә Әмирова Шәһәрнең 4 нче мәктәбендә компьютер графикасына өйрәтү өчен чираттагы төркем тупланды. 15 пенсионер дистә еллардан соң кабат парта арасына утыра. Булачак курслар турында Людмила Иванова сөйләде. - Дәресләргә йөрү мәсьәләсе мөһим. Белем дәрәҗәсе дә шуңа бәйле. Курслар тәмамлануга сез тиешле документ алачаксыз. Сезне укулар башлану белән котлыйм һәм...

Вәсилә Әмирова
Шәһәрнең 4 нче мәктәбендә компьютер графикасына өйрәтү өчен чираттагы төркем тупланды. 15 пенсионер дистә еллардан соң кабат парта арасына утыра.
Булачак курслар турында Людмила Иванова сөйләде.
- Дәресләргә йөрү мәсьәләсе мөһим. Белем дәрәҗәсе дә шуңа бәйле. Курслар тәмамлануга сез тиешле документ алачаксыз. Сезне укулар башлану белән котлыйм һәм уңышлар телим.
Өченче буын вәкилләрен укыту буенча тәҗрибәсе булган Татьяна Гришина өлкән яшьтәге укучылары белән танышты. Аның сүзләренчә, компьютер грамотасына өйрәнү өчен 72 сәгать җитә.
Мөслимә Әхмәтгәрәева дәрескә үзе генә килмәгән, өендә компьютеры булган сеңлесе Вәсиләне да алып килгән, өйгә эшне бергәләп эшләргә ниятлиләр.
Ирле-хатынлы Ореховлар беренче парта артында утыралар.
- Улыбыз компьютер бүләк итте, виртуаль киңлеккә кушылып, балалар һәм оныклар белән скайп аша аралашыр өчен бу техниканы өйрәнергә омтылабыз, - ди Вячеслав Иванович.
- Без Яр Чаллының "Халык аеклыгы өчен көрәш берлеге" җәмгыяте әгъзалары, шуның өчен компьютерны белү кирәк, дуслар һәм тарафдарлар белән элемтә тоту зарури, - дип өсти хатыны.
Узган чыгарылышның иң сәләтле укучылары Людмила Белова һәм Фәнүзә Яковлева да дәрестә катнашалар. Күптән түгел генә алар әле компьютерны кабызырга һәм аның "тычканы" белән эшләргә өйрәнгәннәр иде, хәзер үзлекләреннән "Минем туган ягым" конкурсында катнашу өчен презентацияне ирекле ясыйлар.
- Презентация өчен гаилә архивыннан фотографияләр кулланам, шуңа музыка өстим, анимация ясыйм, - ди Людмила Белова. - Балалар һәм оныклар белән төрле конкурсларда, презентацияләрдә катнашам, социаль челтәрдә туганнар, сыйныфташлар, коллегаларым белән аралашам. Һәр вакытның үз өстенлеге, яшь чагында күзгә-күз очрашып аралаштык, ә хәзер, яңа технологияләр заманында, вакыт белән бергә атларга тырышабыз.
- Компьютер мәгълүмат кытлыгын җиңәргә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтә Фәнүзә Гайфетдиновна.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс