"Җиңү салюты" район фестивале кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында район балалар иҗат фестивале узды. Анда 15 мәктәпкәчә учреждениедән сиксәннән артык кыз һәм малай катнашты.
Фестиваль "Күгәрчен - җирдә тынычлык символы" музыкаль-хореографик композициясе (13 нче бакчаның "Задоринки" хореографик коллективы) белән башланды.
"Светлячки", "Топотушки", "Бусинки", "Солнечные зайчики" һ.б. бию коллективларының "Майский...
"Җиңү салюты" район фестивале кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында район балалар иҗат фестивале узды. Анда 15 мәктәпкәчә учреждениедән сиксәннән артык кыз һәм малай катнашты.
Фестиваль "Күгәрчен - җирдә тынычлык символы" музыкаль-хореографик композициясе (13 нче бакчаның "Задоринки" хореографик коллективы) белән башланды.
"Светлячки", "Топотушки", "Бусинки", "Солнечные зайчики" һ.б. бию коллективларының "Майский вальс" (1 нче), "Ялгыз гармун" (6 нчы), "Дуслык" (8 нче), "Синий платочек" (2 нче), "Җиңү бәйрәме" (7 нче) композициялләре залда утыручыларның күңеленә хуш килде. "Солнечные зайчики" вокал ансамбле башкаруында "Күрәсем килә" (7 нче), Азалия Бәйрәмованың "Хәерле көн" (Турай) җырларын алкышлар белән каршы алдылар. Самира Харисова һәм Ева Тимиряеваның "Ложкари" дуэты (10 нчы), "Кызыл ромашка" әдәби-музыкаль композициясе (Бәзәкә) чара бизәге булды. Василий Афанасьев (12 нче), Алексей Балобанов (Камай), Самира Вәлиева (Ижевка), Матвей Алексеев (Яңабирде), Амиля Хәбибрахманова (Песәй) һәм Ләйсән Садриева (Монай) сугыш турында сәнгатьле итеп шигырь укыдылар.
Иҗат фестивале музыка җитәкчеләре Юлия Фирсова һәм Елена Вәлишина башкаруында "Әйдәгез, саклыйк" җыры белән тәмамланды.
Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә учреждениеләр буенча белгече Эльвира Минеголова фестивальдә катнашучыларга диплом һәм татлы призлар, аны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Чараны Юлия Фирсова һәм Гөлнар Төхбәтова алып бардылар.
Нет комментариев