Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • КФУ фәнни десанты

    Татарстан шәһәрләре буйлап «КФУ фәнни десанты» уза, дип яза «Татарстан Республикасы» газетасы.

    Үзенең 215 еллыгын бәйрәм итүне Казан федераль университет ы (КФУ) масштаблы акция белән башлый. 25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстанның 18 шәһәр һәм поселокларында фән бәйрәме узачак. Әлеге исемлектә Менделеевски да бар. Танылган укытучылар һәм галимнәр фәнни-популяр лекцияләр барышында фәннәр дөньясыннан уңышлар һәм катлаулы күренешләр турында сөйләячәкләр. Оештыручылар иҗат коллективлары чыгыш ясауны әзерләделәр, кабул итү комиссиясе консультацияләр, мавыктыргыч интерактивлар – викториналар, профориентацион мастер-класслар, тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: