Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Киләчәгебез чистарак, яктырак, яхшырак булсын

Россия һәм Татарстанда Әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республика экологик-агарту акциясе кысаларында республиканың барлык, шул исәптән Менделеевск мәктәпләрендә, дүртенче һәм йомгаклау "Чисталык дәресе" булды. Журналистларыбыз аларның кайберләрендә катнашты. Йөзгә кадәр яшәр өчен... Дүртенче мәктәпнең өченче сыйныфында "Чисталык - сәламәтлек нигезе" темасына дәрес уен формасында узды. Балалар бик теләп табышмакларга җавап...

Россия һәм Татарстанда Әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республика экологик-агарту акциясе кысаларында республиканың барлык, шул исәптән Менделеевск мәктәпләрендә, дүртенче һәм йомгаклау "Чисталык дәресе" булды. Журналистларыбыз аларның кайберләрендә катнашты.
Йөзгә кадәр яшәр өчен...
Дүртенче мәктәпнең өченче сыйныфында "Чисталык - сәламәтлек нигезе" темасына дәрес уен формасында узды. Балалар бик теләп табышмакларга җавап эзләделәр, чисталыкка багышланган әсәрләр һәм әйтемнәр атадылар, педагог-оештыручы Ирина Губкинаның проблемалы сорауларына җавап бирделәр. Мисал өчен, "Йөзгә кадәр яшәр өчен ниләр эшләргә кирәк?" дигән сорауга укучыларның җаваплары төрле булды: иртән йөгерергә, көн режимын үтәргә, даими файдалы ризыклар белән генә тукланырга (чипсы һәм кириешкалар ярамый), телевизор һәм компьютер каршында озак утырмаска, сәбәпсез дару кулланмаска.
- Мин балаларга мондый темаларны еш тәкъдим итәргә, уйланырга мөмкинлек бирергә кирәклеген аңладым. Балалар әңгәмәдә актив катнашалар: кул күтәрәләр, үз фикерләрен әйтәләр, - дип сөйли дәрес барышын игътибар белән күзәткән сыйныф җитәкчесе Марина Миронова.
Гимназия территориясендә чыршылар - чын йөрәктән
1 нче гимназиянең 9 нчы сыйныфында узган "Чисталык дәресе"ндә республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләшү булды.
- Бүгенге көндә экологик белем бирү һәм агарту бурычын хәл итү - Россиядә экологик сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - дип билгеләп үтте сыйныф җитәкчесе Татьяна Анисимова.
Шул ук вакытта гимназиянең тел белгече Миләүшә Переина укучылар белән "Чиста" сүзенең мәгънәсе турында әңгәмә корды. Чиста куллар, чиста намус, чиста йөрәктән, чиста алтын - балалар сүзтезмәләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре турында фикер йөрттеләр. Миләүшә Тәлгатовна шундый мисал китерде: гимназия территорисендә үсүче чыршылар чыгарылыш укучылары тарафынан чын йөрәктән утыртылган. Лилия Маннапова "Табигатьтән файдалануның экологик законнары" дигән презентация тәкъдим итте. Укучылар Каенлык аланы, "Түбән Кама" милли паркы, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, "барысы өчен дә түләргә кирәклек" турында сөйләштеләр. Дәрес стена газетасы бизәү белән тәмамланды.
Киләчәгебез уңаймы, әллә тискәреме?
"Яшь эколог" түгәрәге җитәкчесе, биология укытучысы Людмила Мищихина үткәргән дәрестә җиденче сыйныф укучылары шул турыда сөйләштеләр.
Балалар көн буена мәктәптә җыелган чүп-чарның нәрсәләрдән торуын ачыкладылар. Күбрәк кәгазь, ризык калдыклары, пластик әйберләр һ.б.лар өстенлек итә икән. Алар проблеманы хәл итүнең юлын чүпләрне сортларга бүлеп җыю һәм икенчел эшкәртүдә күрәләр. Бер тапкырга яраклы пластик савытларны кимрәк кулланырга дигән өндәү булды, чөнки пенопласт стакан - 50 ел, пластик шешә 100 елдан соң гына таркала! Безнең киләчәгебез турында эссе өйгә эш итеп бирелде.
Экологик проблемалар
1 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф җитәкчесе Луиза Халикова уздырган "Чисталык дәресе" экологик проблемаларга багышланды. Укучылар төркемнәрдә актив эшләделәр, проблеманы хәл итү юлларын язма рәвештә чагылдырдылар.
Сәламәтлек планетасына сәяхәт
"Өмет яры" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шундый исем белән аталган чара әзерләделәр.
"Сәламәтлек планетасы төзибез" исемле кичә театральләштерелгән тамаша рәвешендә узды.
Балаларны сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә багышланган эшчәнлек төрләренә инандыру чараның максаты булды.
Авыр тормыш хәлендә калган 13 бала Табигать патшасы белән берлектә гаҗәеп Сәламәтлек планетасына сәяхәткә юнәлделәр. Юлда аларга төрле каршылыклар очрады. Балалар илбасарны очраттылар, ул аларны агачларны кисәргә, чүп-чарны ташларга, чәчәк һәм җиләкләрне таптарга өйрәтте, шулай ук икенче тискәре герой да зарарлы киңәшләр бирде. Балалар Табигать патшасы сараена уңышлы барып җиттеләр. Сәяхәттә алар Саф һава даласында туктадылар, шулай ук Чиста чишмә йортында һәм Гигиена аланында булдылар. Юл азагында күңелле сюрприз - бәйрәм дискотекасы көтә иде.
Һәр мәктәп "Чисталык дәресе"н үзенчә күзалласа да, аларның барысын да үзен, әйләнә-тирә мохитне чистарак, яктырак, яхшырак итеп күрергә омтылу берләштерде.

Вәсилә Мортазина
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск экология Менделеевск яналыклары