Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кинолог белән очрашу

#ДИалог Балалар инициативасы кысаларында, «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары өчен үткәрелүче кызыклы һөнәр ияләре белән очрашулар традицион була бара.

Февраль ахырында «Форпост» үзәгендә Россия ЭЭМ район бүлеге кинологы Александр Мурин булды. Егетләр хезмәт урынындагы Корса кушаматлы эт белән таныштылар, дүрт аяклы дусларыбызның ничек итеп наркотик матдәләрне, коралларны һәм шартлаткыч матдәләрне табулары, югалган кешеләрне эзләүләре турында белделәр. Алар нинди эзләү төрләре барлыгы белән таныштылар (ирекле һәм мәҗбүри), Корсаның шартлаткыч матдә (бомба) эзләвен күзәттеләр. Александр Владимирович белән әңгәмә барышында биредә тәрбияләнүчеләр кинолог һөнәре турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, ЭЭМда хезмәт итүче немец овчаркасы Корсаның тарихы һәм тормышы белән таныштылар; бинада яисә урамда шартлаткыч матдәләр табылганда аны ничек зарарсызландырырга өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев