Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китап – балаларның дусты

Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, балаларны белем, идеяләр, зирәклек чыганагы булган китап укуга җәлеп итәргә кирәк. Балачак тәэсирләренең хәтергә мәңгегә уеп калдыручы алтын елларның "импритинг" дигән төшенчәсе бар. Иң мөһиме - һәр баланың, үсмернең югары әхлакый идеалларны раслаучы, нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнлегенә җаваплар эзләүче әсәрләр белән танышу мөмкинлеге булуы. Болар-Маяковский, С.Маршак,...

Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, балаларны белем, идеяләр, зирәклек чыганагы булган китап укуга җәлеп итәргә кирәк.
Балачак тәэсирләренең хәтергә мәңгегә уеп калдыручы алтын елларның "импритинг" дигән төшенчәсе бар.
Иң мөһиме - һәр баланың, үсмернең югары әхлакый идеалларны раслаучы, нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнлегенә җаваплар эзләүче әсәрләр белән танышу мөмкинлеге булуы.
Болар-Маяковский, С.Маршак, К.Чуковский, А.Барто, С.Михалков, А.Гайдар, Б.Житков, М.Пришвин, Н.Носов, А.Алексин, Б.Железников, В.Осеева кебек балалар әдәбиятының танылган осталары, рус һәм чит ил классиклары.
Баланың укучы буларак юлы гаиләдә генә башлангыч ала. "Китап булмаган йорт, - дигән бөек Цицерон, - җаны булмаган тәңгә тиң". Әгәр балагызның укуын теләсәгез, янәшәсендә укучы әтисе, я әнисе булуы шарт. Балаларыгыз сезнең канәгатьлек белән укуыгызны күрсеннәр: өземтәләр китерегез, көлегез, өзекләр ятлагыз, укыганыгыз белән бүлешегез.
Кызганычка каршы, ата-аналарның бөтенесе дә балаларының тормышында китапханәләрнең ролен тулысынча аңламый. Китапханәнең, ата-аналарның, мәктәпнең гомуми эшенең максаты уртак: баланы китапка җәлеп итү, уку культурасы тәрбияләү. Балаларыбызның нәрсә һәм ничек укуына аларның бүгенге уңышы һәм иртәгәге язмышы, шулай ук Россиянең язмышы һәм киләчәге бәйле.
Альбина Попова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары безгђ язалар