Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Мәгариф

Китап балаларны кунакка чакыра

"Юность" район мәдәният йортында балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм китап укучылар әзерләгән шундый исемле театрлаштырылган тамаша булды. Зал тулы малайлар һәм кызлар тын да алмыйча әкият персонажларына җан өрүче тылсымлы сәгатьне күзәттеләр. Барысы да юл йөрү кагыйдәләрен үтәгән бу гадәти булмаган шәһәрчектә Убырлы карчыкны (Марина Куликова) яраксыз транспорт төрендә - себеркедә...

"Юность" район мәдәният йортында балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм китап укучылар әзерләгән шундый исемле театрлаштырылган тамаша булды.
Зал тулы малайлар һәм кызлар тын да алмыйча әкият персонажларына җан өрүче тылсымлы сәгатьне күзәттеләр.
Барысы да юл йөрү кагыйдәләрен үтәгән бу гадәти булмаган шәһәрчектә Убырлы карчыкны (Марина Куликова) яраксыз транспорт төрендә - себеркедә хәрәкәтләнгән өчен штрафка тарттылар. Аңа балалар белән Белмәмеш (Оля Куликова) ярдәмгә килде, Убырлы карчыкка юл билгеләре һәм светофор турында сөйләделәр. Доктор Айболит (Дима Соловьёв) китаплар больницасы һәм аларны дөрес саклау белән таныштырды. Балалар янына кунакка Шүрәле (Елена Назарова), Фея (Ульяна Кузнецова) һәм Мальвина (Камилла Садыйкова) да килде. Тамаша шигырь, табышмак, җырлар, мультимедиалы презентация белән үрелеп барды (Ирина Марготнова).
Кунаклар шигырь укучы Саша Латфуллина һәм Диләрә Муллагалиева ярдәмендә ярты гасырдан артык тарихы булган балалар китапханәсенә виртуаль экскурсия ясадылар.
"Колобокның хәрәкәтләнүе" әкиятенә иң яхшы иллюстрациягә республика бәйгесе катнашучыларын ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев һәм китапханә директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Альбина Попова бүләкләделәр (рәсемдә).

Вәсилә Мортазина
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Йорт