Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әкият урманына сәяхәт

"Әкият" 2 нче балалар бакчасында ачык ишекләр атналыгы кысаларында экологик шөгыль узды. Өлкән төркемгә йөрүче балалар тәрбияче Клара Кәримова белән әкият урманына сәяхәткә чыктылар. Педагог "Бакчадагыларга экологик тәрбия" дип исемләнгән программа буенча ел дәвамында нәтиҗәле эш алып бара. Нәниләр Җир-ананы саклау, аны киләчәк буынга "сәламәт" хәлдә тапшыру турында кайгырталар. Урманга...

"Әкият" 2 нче балалар бакчасында ачык ишекләр атналыгы кысаларында экологик шөгыль узды.
Өлкән төркемгә йөрүче балалар тәрбияче Клара Кәримова белән әкият урманына сәяхәткә чыктылар. Педагог "Бакчадагыларга экологик тәрбия" дип исемләнгән программа буенча ел дәвамында нәтиҗәле эш алып бара. Нәниләр Җир-ананы саклау, аны киләчәк буынга "сәламәт" хәлдә тапшыру турында кайгырталар. Урманга сәяхәт яшел байлыгыбызны саклауга, тәрбияләүгә багышланды.
Татар теле педагогы Рәзилә Хәсәнова бу көнне әти-әниләргә "Уенчыклар" чарасы тәкъдим итте. Малайлар, кызлар татар телендә аралаша белүләрен күрсәттеләр: шигырь сөйләделәр, җырладылар, сәхнәләштерү күренешендә катнаштылар.
Кечкенәләр сәламәтлекләрен ныгытуга да зур әһәмият бирәләр. физкультура инструкторы Валентина Христофорова сулыш гимнастикасы, бармакларга, күзләргә күнегүләр ясау, иртәнге физкультура, йокыдан соң хәрәкәтләнү, чыныгу турында сөйләде һәм балалар белән күнегүләр ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары

2
X