Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Конституция турында яшьләргә нәрсә белергә кирәк

Менделеевск укучылары арасында узган брейн-рингта алты команда катнашты. Интеллектуаль уен С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда булды һәм РФ Конституциясе көненә багышланды.

Иң мөһим документ
Чара 14 яшьлек менделеевлыларга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру белән башланды.

Шәхесне таныклаучы беренче мөһим документны Даниил Баяндин, Артём Максимов, Дмитрий Назаров, Михаил Назаров, Кирилл Парфёнов, Кирилл Петров, Элина Ефремова, Полина Костина, Алёна Кузнецова, Эльвина Садыйкова алдылар. Истәлекле вакыйга белән үсмерләрне Россия ЭЭМ район буенча миграция бүлекчәсе начальнигы Елена Алиева һәм шәһәр Советы депутаты Марина Крылова котладылар. Алар паспорт алучы укучылар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар һәм үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәрләр һәм яраткан шәһәребез үсешенә лаеклы өлеш кертерләр дигән ышаныч белдерделәр.

– Паспорт безгә күп хокуклар, мөмкинлекләр бирә, ләкин дәүләт каршында бурычларны үтәүне дә йөкли, – дип уртаклашты Кирилл Петров.

– Паспорт тапшыруның бәйрәмчә төстә узуы искиткеч, – ди Эльвина Садыйкова.

Яшь менделеевлылар паспорт алуны тантаналы ант белән ныгыттылар. Аларга бүләккә Россия Федерациясе Конституциясе тапшырылды.

Илнең төп китабы турында
Шәһәр һәм ил язмышы белән кызыксынучы, үз хокукларын һәм бурычларын белүче интеллектуаль һәм актив яшьләр өчен брейн-ринг үткәрү изге традициягә әверелде.

Ул Россия Федерациясе Гимнын тыңлаудан башланды. Сәхнә бизәлеше РФ Конституциясенә багышланды, шулай ук кызыклы тематик видеоязма әзерләнде.

Интеллектуаль уенны Җирле сәяси совет әгъзасы, Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова һәм “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Марат Гыймазетдинов алып бардылар. Командаларга котлау сүзләрен “Бердәм Россия” партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова юллады.

Уен өч турдан торды. 1, 2, 3, 4, 7 мәктәп һәм гимназия укучылары алтышар кешедән торган командаларга бүленеп, Конституция кабул ителүнең тарихы, аның структурасы, РФ дәүләт һәм җирле власть органнары системасы, хокуклар һәм ирекләр, шулай ук шәхеснең бурычларына бәйле сорауларга җаваплар бирделәр.
Укучылар әлеге тематика буенча яхшы белемнәр күрсәттеләр. Өч тур йомгаклары буенча компетентлы жюри җиңүчеләрне билгеләде. Беренче урынны һәм күчмә Кубокны 9 сыйныф укучылары Андрей Калмыков, Анастасия Ямщикова, Гөлия Таҗиева, Айнур Камалов составындагы гимназия командасы яулады.

– Без җиңүгә шат! Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиевага безне уенга әзерләве өчен рәхмәт. Команда куелган бурычны үтәде, сорауларга тиз һәм дөрес җаваплар бирде, – дип уртаклаштылар җиңүчеләр.

Икенче урынны җиденче мәктәп командасы яулады, өченче – 2 нче.

Укучыларга котлау сүзләре белән жюри әгъзалары нотариус Марат Зарипов, “Бондюг” ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева, бердәмроссиялеләрнең җирле иҗтимагый кабул итү җитәкчесе Елена Садовникова, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлүзә Бондарева мөрәҗәгать иттеләр.

Алар укучыларның хокук грамотасын яхшы белүләрен ассызыкладылар, бу мөгаллимнәрнең тырыш хезмәте, билгеле.

Уенда катнашучылар Конституция турында белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, аның белән кызыксынуларын да белдерделәр.

Брейн-ринг ахырында җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар, бүләкләр – РФ Конституциясен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев