Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кошлар — канатлы дусларыбыз

«Кошлар — безнең канатлы дусларыбыз» дигән гыйбарәне бервакытта да онытырга ярамый.

Дуслар булгач, аларны кайгыртырга, ярдәм итәргә кирәк. Шул максаттан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә, кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр. Кыш көне аларга ризык табу бик кыен, шуңа күрә кешеләр ярдәменә мохтаҗ булуын нәни дусларыбыз да аңлап үссеннәр. Җимлекләргә җим салып, аларны урнаштыру балаларга бик ошады. Алар файдалы эш белән шөгыльләнә алуларына чиксез шат булуларын яшермәделәр.

— Яхшы гамәлләр аркылы, балаларга шәфкатьлелек, ярдәмчел булу кебек күркәм гадәтләр бирә алуыбызга сөендек, — дип фикерләрен белдерә Фирдәвес Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев