Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Кояшкай” һәркемне җылытты

    Шәһәрнең 4 нче мәктәп яны "Кояшкай" лагерында балаларга җылы, күңелле һәм уңайлы булды. Икенче сменага җыелган 25 укучының һәркайсы биредә күңеленә якын шөгыль тапты. Малайлар һәм кызларның көннәрен күңелле итүдә лагерь начальнигы Н.Фәйзуллина, тәҗрибәле педагоглар М.Миронова, Р.Мәүлиева тырыштылар. Ял итүчеләр белән оештырган чаралар гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга...

    Шәһәрнең 4 нче мәктәп яны "Кояшкай" лагерында балаларга җылы, күңелле һәм уңайлы булды.
    Икенче сменага җыелган 25 укучының һәркайсы биредә күңеленә якын шөгыль тапты. Малайлар һәм кызларның көннәрен күңелле итүдә лагерь начальнигы Н.Фәйзуллина, тәҗрибәле педагоглар М.Миронова, Р.Мәүлиева тырыштылар. Ял итүчеләр белән оештырган чаралар гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелде.
    Җәйге каникуллар - укучыларның сәламәтлеген ныгыту чоры. Универсиадага теләктәшлек йөзеннән "Зур сикергечләр", "лагерьда Универсиада", "Күңелле стартлар", Кече Олимпия уеннары" уңышлы оештырылды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән "Тойма яры буйлап" дигән экскурсиядә ерак тарихка күз салдылар. Аннан соң Тойма буйлап үттеләр һәм аккошларны күзәттеләр. Иҗат үзәге үткәргән "Тату гаилә", "Бәхетле балачак", "Алло, без талантлар эзлибез!", "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" конкурсларында лагерь призлы урыннар яулады. Укучылар "Юность" кинотеатрында фильмнар карадылар һәм әңгәмәләр кордылар, күп вакытларын "Химик" һәм "Кытай шәһәрчеге" уен мәйданчыкларында уздырдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: