Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күптән күрешкән юк

Февральнең беренче шимбәсендә 1 нче мәктәптә традицион чыгарылышлар очрашуы булды. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар укытучыларга, директорга рәхмәт сүзләре адресладылар. Очрашуда яшьләр күбрәк иде. 1988 елгы чыгарылышларның күрешүе очраклы түгел. Аларның мәктәпне тәмамлауларына быел 25 ел. Ул вакытта әле яшь мөгаллимнәр Рушания Гыйльметдинова, Надежда Горланова һәм Лариса Кривилёва сыйныф җитәкчеләре сыйфатында...

Февральнең беренче шимбәсендә 1 нче мәктәптә традицион чыгарылышлар очрашуы булды.
Төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар укытучыларга, директорга рәхмәт сүзләре адресладылар. Очрашуда яшьләр күбрәк иде. 1988 елгы чыгарылышларның күрешүе очраклы түгел. Аларның мәктәпне тәмамлауларына быел 25 ел. Ул вакытта әле яшь мөгаллимнәр Рушания Гыйльметдинова, Надежда Горланова һәм Лариса Кривилёва сыйныф җитәкчеләре сыйфатында 1988 ел чыгарылышына тормышка юллама биргәннәр иде. Элеккеге укучылар аларга рәхмәт белдерделәр, очрашуда булган Рушания Гаязовнага чәчәк бүләк иттеләр.
"Шаян", "Кристалл" ансамбльләре чыгышлары, Марина Герега башкарган мәктәп турында җыр кичәнең бизәге булды. Очрашу чыгарылышларның финал җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар

2
X