Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Куркынычсыз тәгәрмәч-2013”

Мәскәү өлкәсендә узган шундый исемле Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы җиңүчеләрне ачыклады. Бәйгедә 81 регионнан 300 укучы көч сынады. Ике кыз һәм малайдан торган командалар төрле катлаулы биремнәр уздылар. Катнашучылар шәхси зачетта юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, автошәһәрчектә һәм махсус велотрассада фигуралы йөрү буенча ярыштылар. Төркем тормыш куркынычсызлыгы...

Мәскәү өлкәсендә узган шундый исемле Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы җиңүчеләрне ачыклады.
Бәйгедә 81 регионнан 300 укучы көч сынады. Ике кыз һәм малайдан торган командалар төрле катлаулы биремнәр уздылар. Катнашучылар шәхси зачетта юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, автошәһәрчектә һәм махсус велотрассада фигуралы йөрү буенча ярыштылар. Төркем тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча белемнәрен теоретик этапта ачты. Шулай ук иҗади конкурста та талантлар билгеләнде.
Татарстан командасы бишенче мәртәбә беренче урын яулады. Казанның Яңа Савин районыннан 177 нче мәктәп укучылары Аслан Ногуманов, Марат Сәлимов, Ләйсән Абзалова, Дария Борисовага кубок, медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Без конкурсның район этабында Турай мәктәбе командасының җинүе турында язган идек инде. Алар Чаллыда республика чарасында катнаштылар һәм шәхси зачетта 5 нче сыйныф укучысы Алинә Җиһаншина юл йөрү кагыйдәләре бәйгесендә бишенче булды. Уңыш казанган турайлыларга киләчәктә дә җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђгълњмат

2
X