Кышкы гаилә Олимпиадасы
13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасында шундый спорт чарасы узды. Ярыш мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә физкультура һәм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм кечкенәләрнең сәламәтлеген ныгыту максатын күз алдында тотты. Учреждение этабында җиңеп финалга узган Леонтьевлар (10 нчы бакча), Бигачевлар (13 нче), Тайматовлар (7 нче) гаилә командалары да спорт белән...
13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасында шундый спорт чарасы узды.
Ярыш мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә физкультура һәм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм кечкенәләрнең сәламәтлеген ныгыту максатын күз алдында тотты.
Учреждение этабында җиңеп финалга узган Леонтьевлар (10 нчы бакча), Бигачевлар (13 нче), Тайматовлар (7 нче) гаилә командалары да спорт белән дуслар. Балалар гимнастикада, йөзүдә, акробатикада көчлеләр. Әти-әниләре хоккей, өстәл теннисы, чаңгы шуу белән шөгыльләнәләр.
Чара чын Олимпиаданы хәтерләтте: эмблемалар, флаг, факел макетлары, уеннар символлары Аю, Куян, Леопард, почёт пьедесталы - барысы да ярышларга әзерлекне күрсәтте. Алып баручы учреждениенең физкультура инструкторы Венера Нәҗметдинова ярышларга старт бирде.
"Визит карточкасы" катнашучылар белән якыннан таныштырды, "Олимпия утын тапшыру", "Чанада узышу" биремнәре гаиләләрне өлгерлектә сынады. Команда әгъзаларының бердәмлеге, ярдәмчеллеге "Гаилә паровозы", "Баланы шугалакка әзерлә", "Туп белән эстафета" дигән этапларда ачылды. "Биатлончы стартта" туры залда чын чаңгы ярышын ачты.
"Капитаннар конкурсы", "Олимпия флагын рәсемгә төшер" дигән бәйгеләр командалар яулаган урыннарны билгеләде. Жюри рәисе "Айсберг" боз сарае директоры урынбасары Оксана Габделбариева, ярдәмчеләре - мәгариф идарәсе методисты Эльвера Маслова, "Нептун" бассейны методисты Айназ Мөхетдинова мондый нәтиҗәгә килделәр: беренче урында - "Тату гаилә" (Бигачёвлар), "Миләшкәйләр" (Леонтьевлар) - икенче, өченчелек - "Витаминнар"га (Тайматовлар) насыйп булды. Медальләр һәм бүләкләргә ия булган командалар почёт түгәрәге үттеләр.
Ярышларны 13 нче бакча шәкертләре башкаруында шаян сәхнә күренешләре, бию композицияләре, брейк-данс, җыр номерлары бизәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8400
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11900
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11300
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10600
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика