“Кышкы әкият” күргәзмә-бәйгесе
Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда шундый исемдә балалар рәсемнәреннән региональ күргәзмә-бәйгесе оештырылды.
Анда Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләреннән сәнгать мәктәпләре укучылары катнашты. Күргәзмәгә Балалар сәнгать мәктәбе шәкертләренең иң яхшы 15 иҗат эше тәкъдим ителде.
Мәдәният сарае залында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Өлкән яшьтәге категорияләр арасында беренче дәрәҗә дипломга Ксения Горшкова ия булды (педагог Николай Фадеев), 2 дәрәҗә диплом – Пушкина Аделинада (Ольга Фадеева). Уртача яшьтәге категориядә 2 дәрәҗә диплом белән Алия Әхмәтшина бүләкләнде (Надежда Сувернева). Креатив һәм оригиналь композицияләр өчен диплом белән Дина Чулакова һәм Рената Шиһабетдинова билгеләнделәр ( Ольга Фадеева ).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев