Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лагерь тормышы

Ата-аналар йөрәк парәләрен җәйгә кая урнаштырырга икән дип баш ватканда, безнең корреспондент Вәсилә Мортазина балаларга кайда ял итәргә, ә кайда акча эшләргә мөмкинлеге турында белеште. Шәһәр читендәге "Юниор" лагеры Профильле сменаны ачуда булып, без лагерьда тормыш кайнавына инандык. Чөнки бирегә спортчылар, биючеләр, уку алдынгылары җыелган иде. Барысы да флешмоб башкара....

Ата-аналар йөрәк парәләрен җәйгә кая урнаштырырга икән дип баш ватканда, безнең корреспондент Вәсилә Мортазина балаларга кайда ял итәргә, ә кайда акча эшләргә мөмкинлеге турында белеште.

Шәһәр читендәге "Юниор" лагеры

Профильле сменаны ачуда булып, без лагерьда тормыш кайнавына инандык. Чөнки бирегә спортчылар, биючеләр, уку алдынгылары җыелган иде. Барысы да флешмоб башкара. Отрядларның исемнәре ирексездән елмаю тудыра. "Тормозим мы все подряд: два вожатых и отряд!" - дип такмаклый "Тормозлар" отряды. "Носки. Нас не сломать" - дип җавап бирә аларга күрше отряд.
Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров әйтүенчә, җәй дәвамында 14 ишегалды мәйданчыгы эшли. Нигездә алар "Нептун" бассейны, "Айсберг" Боз сарае, "Химик" комплексы кебек спорт-сәламәтләндерү учреждениеләре базасында урнашкан. Болардан тыш, "Патриот" һәм "Форпост" үсмерләр клублары шәкертләре республиканың профильле лагерьларында булачак.

Ык Тамагында урнашкан.
Смена 18 көн.
Юллама бәясе: 11712 сумнан 13608 сумга кадәр тирбәлә (ата-ана взнослары 1757дән 2401 сумга кадәр).
Туклану: биш тапкыр.
Балалар саны: икенче сменада - 100, өч сменада барлыгы 290 бала.
Лагерь начальнигы: Рүзәл Шәймөхәмәтов.

"Яшь мастер" палаткалы лагеры

- Безнең лагерь спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге, - дип сөйли "Сатори" үсмерләр клубы директоры Лилия Богатова, лагерь буенча экскурсия үткәреп. - Биредә каратистлар, шулай ук күпбалалы, тулы булмаган, уңышсыз гаиләләрдән балалар ял итә. Әти-әниләргә килергә рөхсәт итмим, сәбәбе - алар чипсы, кириешки һәм башка файдасыз ризыклар алалар. Бер атна баланы күрмичә дә торырга була, - дип елмая Лилия Сергеевна. - Лагерьда балаларга күңелсезләнергә вакыт юк, һәр көн төгәл билгеләнгән: иртәнге һәм кичке йөгерү, зарядка, көнгә ике тапкыр шөгыльләр, тагын футбол, винтовкадан ату, су коену һәм мәдәни-гаммәви чаралар.

Кама ярында урнашкан.
Смена 7 көн.
Юллама бәясе: 5328 сум (ата-ана взнослары 799 сум тәшкил итә).
Туклану: биш тапкыр.
Балалар саны: 26.
Лагерь начальнигы: Лилия Богатова.


"Дуслык" мәктәп яны лагеры

"Дуслык" мәктәп яны лагерына экскурсияне Надежда Уткина үткәрде. Ял итү өчен уен бүлмәләре, видео һәм спорт залы җиһазланган. Булат Тимергалиевка ашханәгә йөрү һәм дуслары белән футбол уйнау ошый икән. Ирина Шалатонова һәм Арина Осипова да кызыклы яллары турында берсен-берсе бүлә-бүлә сөйлиләр:
- Без һәр көнне кая да булса барабыз. Күптән түгел кинода булдык, "Эт йөрәге" фильмын карадык. Аның мәгънәсе мондый: әнине тыңларга кирәк, ул начар киңәшләр бирмәс, - диләр кызлар.
Мәгариф идарәсенең тәрбия эше һәм өстәмә белем буенча методисты Надежда Абрамова әйтүенчә, июньдә 17 мәктәп яны лагеры эшләгән (шул исәптән, ремонт барган Ижёвка мәктәбеннән тыш, барлык авылларда). Беренче сменада барлыгы 490 укучы ял иткән. Шулай ук мәктәпләр базасында 160 малайны һәм кызны җәлеп итеп хезмәт һәм ял лагерьлары булдырылды. Җәй көне барлыгы 785 бала ял итәчәк.

1 нче мәктәп базасында урнашкан.
Смена 21 көн.
Юллама бәясе: ата-ана взнослары 413 сум тәшкил итә.
Туклану: өч тапкыр.
Балалар саны: 50.
Лагерь начальнигы: Надежда Уткина.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ќђйге яллар Каникуллар: ял ит, эшлђ, укы!