Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Сәламәтлек көне уку елына старт бирде

    3 нче мәктәптә укытучылар иҗат төркеме һәм өлкән сыйныф укучылары оештыруында традицион Сәламәтлек көне узды. Ул дәртле флэшмоб, алып баручылар мөрәҗәгате белән башланды. 5-8 сыйныфлар арасында пионербол, мини-футбол, баскетбол буенча команда ярышлары узды. Балалар эстафетада, 30 һәм 60 метр йөгерүдә, идәннән этелүдә, урыннан һәм сикергечтә сикерүдә шәхси уңышларын күрсәттеләр. Башлангыч...

    3 нче мәктәптә укытучылар иҗат төркеме һәм өлкән сыйныф укучылары оештыруында традицион Сәламәтлек көне узды.

    Ул дәртле флэшмоб, алып баручылар мөрәҗәгате белән башланды. 5-8 сыйныфлар арасында пионербол, мини-футбол, баскетбол буенча команда ярышлары узды. Балалар эстафетада, 30 һәм 60 метр йөгерүдә, идәннән этелүдә, урыннан һәм сикергечтә сикерүдә шәхси уңышларын күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укучылары "Күңелле стартларда" актив катнашты. Ахырда нәтиҗәләр билгеле булды, җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнделәр. Чара "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге яклавында узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: