Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Лидер

    Район эрудитлары Математика олимпиадасында иң яхшы әзерлек күрсәтеп, беренче мәктәп укучылары лидерлык яуладылар. Учреждениенең сигезенче, унынчы һәм унберенче сыйныф шәкертләре Светлана Танаева, Элеонора Бегишева, Альберт Гатин, укытучылары Ольга Денисова, Гүзәл Сабированы шатландырып, җиңүче исеменә лаек булдылар. Яңабирде мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Алексей Степанов та уңышка иреште (Ольга Егорова). Җәмгыять белеме...

    Район эрудитлары
    Математика олимпиадасында иң яхшы әзерлек күрсәтеп, беренче мәктәп укучылары лидерлык яуладылар.
    Учреждениенең сигезенче, унынчы һәм унберенче сыйныф шәкертләре Светлана Танаева, Элеонора Бегишева, Альберт Гатин, укытучылары Ольга Денисова, Гүзәл Сабированы шатландырып, җиңүче исеменә лаек булдылар. Яңабирде мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Алексей Степанов та уңышка иреште (Ольга Егорова).
    Җәмгыять белеме буенча җиңүчеләр
    Бу фәнне төптән белүче дип шәһәрнең икенче мәктәбендә белем алучы җиденче сыйныф укучысы Мария Никифорова аталды (укытучысы Гөлүзә Бондарева).
    Чыгарылыш сыйныфтан Венера Краснова җиңүче исеменә лаек булды (1 нче гимназия, Эльмира Вәлиева).
    Физикада егетләр көчле
    Район бәйгесе шуны ачыклады.
    Бу фәнне беренче мәктәп укучылары төптән белә. Призлы урыннарны алган 8 нче сыйныфтан Александр Петров һәм чыгарылыш Альберт Гатинны олимпиадага укытучылары Елена Петрова әзерләгән.
    Химия фәнендә алдынгы
    Беренче мәктәптә белем алучы шәкертләр бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр.
    Өч җиңүченең икесе - Антон Кравченко (10 нчы сыйныф), Александр Хәсәнов (11 нче сыйныф) әлеге мәгариф учреждениесеннән. Аларны олимпиадага педагог Светлана Шәрәфетдинова әзерләгән. Сигезенче сыйныфлар арасында Тихоново мәктәбе укучысы Альберт Рейс җиңүчеләр исемлегендә (укытучысы Миңнегөл Һадиуллина).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: