Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Максат – дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру

1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Венера Краснова (укытучысы Ирина Павлова) тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле буенча район олимпиадаларында җиңүче булды. - Тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы Венерага шундый нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә, - ди тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева. Венера - Россия һәм Татарстан дәүләт символларына багышланган...

1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Венера Краснова (укытучысы Ирина Павлова) тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле буенча район олимпиадаларында җиңүче булды.
- Тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы Венерага шундый нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә, - ди тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева.
Венера - Россия һәм Татарстан дәүләт символларына багышланган эссе, "Илемнең киләчәге - минем кулларда" һ.б. республика һәм район конкурсларында җиңүче.
Сыйныф җитәкчесе Нина Малыхина сүзләренчә, Венера гимназия тормышында актив катнаша, җаваплы һәм җитди кыз буларак, берничә мәртәбә сыйныф старостасы итеп сайланган, классташлары арасында абруе бар.
- Һәрдаим булышлык һәм ярдәм күрсәткән әти-әниемә һәм укытучыларыма рәхмәтле мин, - ди ул.
"Хәзерге максатың нинди?" - дигән сорауга:
- Һәр чыгарылыш укучысыныкы кебек: БДИны уңышлы тапшыру һәм югары уку йортына керү. Әлегә түземсезлек белән җәй җитүне көтәм, имтиханнар чоры узуга әбиләргә кайтырга, ял итәргә, түтәлләрдә казынырга, бакчада китап укырга хыялланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру