Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Математик Эрик Яшин

Гимназиянең 5 сыйныф укучысы Эрик Яшин математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призёры булды. Без аның мавыгулары һәм киләчәккә планнары турында сораштык.

– Математиканы, инглиз телен, җәмгыять белемен яратам. Һәр фән үзенчә кызыклы, – ди үсмер. – Беренче сыйныфлардан ук төрле шәһәр һәм республика олимпиадаларында катнашам һәм призлы урыннар яулыйм. Әгәр дә буш вакыт калса, кызганыч, вакыт җитми, кулыма китап алам, йөзүгә йөрим. Элек шахмат белән кызыксындым.

Республика олимпиадасында җиңү Эрикка 4-6 сыйныфлар өчен 2 нче Казан лицей-интернатында математика буенча ачык сменада катнашу мөмкинлеге бирде. Шөгыльләр барышында укукчылар мәсьәләләр җыелмасын алдылар, чиштеләр һәм аларны укытучы алдында якладылар. Смена ахырында командаларның математик уеннары һәм олимпиадалары оештырылды. Гимназист сүзләре буенча, ул Татарстанның иң яхшы математика укытучыларында укыган, математика фәне белән кызыксынучы укучылар белән танышкан. Шөгыльләрне республика олимпиадасының йомгаклау этабын бәяләүче жюри әгъзалары алып барды. Математик смена – үз белемеңне күтәрергә һәм киләсе елга әзерләнергә менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләде Эрик.

Әнисе Анастасия сүзләренчә, улына гимназия укытучыларыннан алган белемнәре ярдәм итә.

– Башлангыч звенода укыткан сыйныф җитәкчесе Анна Назарова һәм математика укытучысы Лилия Ужусениска рәхмәтлебез, әлеге фәнгә кече яшьтән мәхәббәт уятканнар, – дип аңлатма бирде үсмернең әнисе.

Бишенче сыйныф укучысы төгәл һәм гуманитар фәннәрне ярата. Ләкин математика аерым урын алып тора.

– Киләчәктә дә бу фәнне тирәнтен өйрәнергә телим, бу уку әсбабына киләчәктә дә күп вакыт бирермен дип уйлыйм. Булдырырмын дип ышанам, – дип фикерләре белән уртаклаша гимназист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев