Математика безнең тормышта
Түбән Каманың нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында математика атналыгы үтте. Фәнгә кызыксыну, мәхәббәт уяту, кеше тормышында аның әһәмиятен билгеләү һәм сәләтлеләрне ачыклау максатыннан оештырылган чарада 1, 2 нче курс укучылары сыналды. Бәйге барышында яшь математиклар темага караган стена газеталары чыгардылар, ачык дәресләрдә белемнәрен күрсәттеләр. "Акыл уены" викторина зирәкләрне ачыклады....
Түбән Каманың нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында математика атналыгы үтте.
Фәнгә кызыксыну, мәхәббәт уяту, кеше тормышында аның әһәмиятен билгеләү һәм сәләтлеләрне ачыклау максатыннан оештырылган чарада 1, 2 нче курс укучылары сыналды. Бәйге барышында яшь математиклар темага караган стена газеталары чыгардылар, ачык дәресләрдә белемнәрен күрсәттеләр. "Акыл уены" викторина зирәкләрне ачыклады. "Кеше тормышында математиканың роле" фильмын карау да кызыклы мәгълүматка баетты.
Нәтиҗәдә "Аш остасы - кондитер" төркеменең беренче курслары беренчелеккә чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев