Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә

Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:

Көндезге бюджет бүлекчәләренә Россия МЧС Дәүләт янгынга каршы службасының Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново югары уку йортларына керергә мөмкин. Уку вакыты дүрт-биш ел.

Профильле математика, рус теле һәм физика буенча БДИдан яхшы нәтиҗәләр булуы мөһим. Шулай ук уңай характеристика һәм сәламәт булырга кирәк.


Уку барышында курсантларга 12 мең сумнан алып стипендия түләнә, кием бирелә. Алар түләүсез яшәү һәм туклану белән тәэмин ителә. Чыгарылышларга «Эчке служба лейтенанты» званиесе бирелә. Уку тәмамланганнан соң хезмәткә урнаштыру гарантияләнә.

11 сыйныф укучылары һәм уртача һөнәри уку йортлары студентлары беренчел консультация алу өчен 86 янгын-коткару частенә мөрәҗәгать итә алалар. Тел.: 3-40-53, 3-40-57, 3-40-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев