Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевлылар нәрсәләр коллекцияли?

Кешеләр коллекция җыю белән борынгыдан шөгыльләнгән. Һәр чорның үз кыйммәтләре булган, алар буыннан буынга тапшырылган. Без бүгенге көндә менделеевлыларның нинди әйберләрдән коллекция туплавы белән кызыксындык. Мавыгу күңелгә ятышлы булса Туган якны өйрәнүче Виктор Соловьёв коллекцияләү белән 40 елга якын мавыга. - Совет чорында Гассар клубында филателистлар түгәрәге алып бардым, күргәзмәләр...

Кешеләр коллекция җыю белән борынгыдан шөгыльләнгән. Һәр чорның үз кыйммәтләре булган, алар буыннан буынга тапшырылган. Без бүгенге көндә менделеевлыларның нинди әйберләрдән коллекция туплавы белән кызыксындык.
Мавыгу күңелгә ятышлы булса
Туган якны өйрәнүче Виктор Соловьёв коллекцияләү белән 40 елга якын мавыга.
- Совет чорында Гассар клубында филателистлар түгәрәге алып бардым, күргәзмәләр оештырдым, - дип сөйли Виктор Николаевич. - Мин маркалар, тәңкә һәм китаплар туплау белән кызыксынам.
- Ирем Гыйләҗ Минһаҗевич китаплар коллекциясе җыю белән мавыкты, - дип сөйли сугыш һәм хезмәт ветераны Вера Ивановна Макарчева. - Ул 50 ел дәвамында гаилә китапханәсен туплады. "Китапларга күзәтү" газетасы буенча кайсы нәшрияттан нинди әсәрне алырга мөмкин булуын белә идек. Китаплар гына түгел, журналлар ("Дон", "Москва", "Современник", "Нева" - барлыгы 13 төрле исемдә) да яздырып ала иде. Өйгә бездә табып булмаган "дефицит" китаплар белән зур посылкалар килә. Ирем укырга яратты, китап уку күңеленә ял бирде. Миндә дә китапка мәхәббәт уятты, хәзер дә аларны киштәдән алып укыйм. Бер үк әсәрне яшь чагында бер төрле аңласаң, олыгайгач, аның башка яклары ачылган кебек була.
Значок, открытка, савы-саба калдыклары йөрәккә якын
- Яшьлегемдә ул чорда популяр артистлар Михаил Боярский, Светлана Светличная һ.б.лар сурәтләнгән журналлардан рәсемнәр җыя идем, - дип сөйли үзәк китапханә директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Альбина Попова. - Бала чакта чынаяк, тәлинкә һ.б. савыт-саба калдыкларын туплый идек. Төрле бәйрәмнәр, 1 һәм 9 май, 7 ноябрь һ.б. даталарга багышланган открыткаларга ихтыяҗ зур булды, туганнар һәм дусларны алар ярдәмендә котлый идек. Значоклар, бигрәк тә пионер, комсомол символыныкы, аеруча әһәмияткә ия булды. Безнең өйдә алар стенадагы келәмдә почётлы урын биләделәр.
- Ә мин шоколад һәм конфет кәгазьләре җыя идем, алар валюта ролен үтәде, шулар белән уйный, үзара алмаша идек, - дип фикере белән бүлешә татар китапханәсе хезмәткәре Земфира Шакирова. - Мәдәният өлкәсендә эшли башлагач, битараф булмаган коллегаларым ярдәме белән минем коллекциямә сирәк очрый торган конфет кәгазьләре өстәлде. Әйе, чәй эчкәннән соң бер генә фантикны да күз уңаеннан читкә җибәрмәдем.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр дә коллекцияли
дип раслый 13нче "Көмеш төяк" балалар бакчасы мөдире Людмила Будник.
- 2013 елның апрелендә безнең учреждение базасында "Мәктәпкәчә яшьтә коллекция белән шөгыльләнү" инновацион педагогик идеяләрнең региональ фестивале узды. Күргәзмәләрдә янгын сүндерү машиналары, төрле уенчыклар, открыткалар, бәйләгән әйберләр, тәңкәләр һ.б.ларның кызыклы коллекциясен күрергә мөмкин булды (рәсемдә). Шәкертләребезнең әти-әниләре күргәзмә оештыруда бәһасез ярдәм күрсәтте. Коллекция туплау буенча мондый фестивальләр үткәрү кирәк дип саныйм, чөнки алар балаларда туплау күнекмәләре формалаштыра, түземле, төгәл, кызыксынучан булырга өйрәтә. Озакламый шундый ук семинарның чираттагысын үткәрү планлаштырыла.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Значек