Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевлылар «Зур этнографик диктант» яздылар

2020 елда «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе бишенче мәртәбә үткәрелде. Диктант онлайн-форматта узды.

Халыкара агарту проекты катнашучыларны Рәсәйдә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштырды, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомум дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итте. Биремнәр Зур этнографик диктантның www. miretno. ru. рәсми сайтына урнаштырылды. Тестта 30 сорау булды. Барлык биремнәрне үтәү өчен иң күп баллар суммасы — 100, шуларның 70е — гомум федераль сораулар һәм 30ы — региональ компонент өчен. Менделеевскиның Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова 93 балл, Ижёвка мәктәбенең география, биология һәм химия укытучысы Татьяна Алексеева 91 балл җыйдылар. Диктант сорауларына җавап бирүчеләрнең барысы да акциядә катнашучы сертификаты алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X