Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар

2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.

Менделеевск районы мәктәпләре Ак Барс Банктан ноутбуклар алдылар. ЗАГС бинасында техниканы район җитәкчесе Радмир Беляев катнашында тантаналы рәвештә тапшырдылар. Район буенча барлыгы 67 ноутбук бирелде. 

Мәктәпләрдә техниканы яңарту буенча моңарчы булмаган, тиңдәшсез программа республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында уза. 

Тулаем алганда, 2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар. Ноутбукларда илебез белгечләре булдырган офислы программа тәэмин ителеше урнаштырылган — «Минем офис» һәм «Р7-офис», алар чит ил програмаларының аналоглары санала. Аларда текстлы, таблицалы редакторлар, шулай ук презентацияләр редакторлары булдырылган. 

Чарада сәламләү сүзе белән Ак Барс Банкның «1 нче санлы Менделеевск» офисы җитәкчесе Аида Колпакова чыгыш ясады. 
 

«Ак Барс Банкы өчен икътисадның төрле өлкәләрендә хәйриячелек һәм иганәчелек ярдәме күрсәтү — бу социаль җаваплылык сәясәте. Мәгариф өлкәсе предприятиенең җентекле игътибарында. Шуның өчен банк әлеге инициативаларны яклый һәм киләчәктә мондый эшләр дәвам ителәчәк», — дип билгеләде Аида Колпакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев