Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевск яшьләре ничек яши һәм вакытны ничек уздыра?

Күптән түгел мин бу проблема турында уйладым. Танышларымнан сораштырып, шәһәр тормышын күзәтеп, мин яшьләрнең күбесенең спорт, иҗат белән мавыгуын һәм актив яшәү рәвеше алып баруын белдем. Мисал өчен, шәһәребезнең иң яхшы укучылары җыелган беренче Кама кампусында булып, соңгы вакытта активистлар артуын күрдем. Ышаныч белән әйтә алам, һәр яшүсмер нәрсә белән...

Күптән түгел мин бу проблема турында уйладым. Танышларымнан сораштырып, шәһәр тормышын күзәтеп, мин яшьләрнең күбесенең спорт, иҗат белән мавыгуын һәм актив яшәү рәвеше алып баруын белдем.
Мисал өчен, шәһәребезнең иң яхшы укучылары җыелган беренче Кама кампусында булып, соңгы вакытта активистлар артуын күрдем. Ышаныч белән әйтә алам, һәр яшүсмер нәрсә белән дә булса шөгыльләнә! Һәм бу гаҗәп түгел, чөнки моның өчен барлык шартлар булдырылган: күпләгән урам спорт мәйданчыклары, бассейн, боз сарае, спорт мәктәбе, сәламәтләндерү комплексы һ.б.лар. Димәк, кечкенә, ләкин кискен үсүче шәһәребездә яшьләр актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дип саныйм.
Күпфункцияле яшьләр үзәге ачылу белән кызыксынучан һәм актив үсмерләр артыр дип ышанам. Мин үз шәһәремне үсүче, перспективалы итеп күрергә телим. Ул үзенә җәлеп итеп, тартып тора торган урын булсын иде, тиздән шулай булыр дип уйлыйм.
Лилия Әскәрова
"I CAN" проектына рәхмәт
Күңелгә ошаган шөгыльне ничек табарга? Үзең турында ничек белдерергә? Менделеевск кебек зур булмаган шәһәрдә яшәүче замана яшьләре үз-үзләренә мондый сорауларны бирәме?
Минем җавабым гади! Үз алдыңа максат куярга һәм аңа ирешү өчен максималь тырышырга кирәк. Замана яшьләренә шәһәребездә үзләрен белдерергә, лидерлык сыйфатларын күрсәтергә, фикердәш дусларын табарга мөмкинлекләр бар. "MAXIMUM" мәктәп үзидарәсе советы оештырган лидерлар өчен "I CAN" яшьләр проекты андый мөмкинлекне тудыра. Нәрсә соң ул? Бу шәһәребезнең җәмәгать тормышында катнашырга һәм актив булырга, яшүсмерләр хәрәкәте үсешенә өлеш кертергә теләүчеләрнең үзләрен белдерүенә багышланган конкурс.
Бүгенге көндә "I CAN" проекты яшьләр арасында зур популярлык казана. Бу проектка ничек эләгүем турында сөйлисем килә. Аеруча игътибар итмичә генә катнашуга гариза бирдем һәм аның шулкадәр кызыклы һәм кирәкле проект булуын күреп шатландым. Нәрсәсе белән яхшы соң ул? Һәр елны уза һәм анда яңадан-яңа буын вәкилләре катнаша. Аерым бер вакыт аралыгында катнашучылар төрле бәйге сынауларын үтәләр ("Үз-үзеңне тәкъдир итү", "Топ-спикер", "Квестлар" - команда туплау һәм лидерлык сыйфатларыңны күрсәтү, төрле акцияләр әзерләү һәм гамәлгә ашыру). "I CAN" проекты ярдәмендә мин Казанда "2015 ел лидеры" республика конкурсында катнаштым, күренекле һәм танылган шәхесләр, Татарстанның яшьләр хәрәкәте лидерлары белән таныштым, алар белән аралашудан, мастер-класслардан күп уңай тәэсир алдым.
"I CAN" проектына, аны оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә, алар безне күп нәрсәгә өйрәттеләр, якты хисләр һәм тәэсирләр алдым, яңа дуслар таптым. Проектта катнашу тормышымда жуелмас эз калдырды. Дуслар, курыкмагыз, катнашуга гариза бирегез. Чөнки тормышта күп нәрсә үзебездән тора!
Элеонора Королева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Менделеевск яшьлђре