Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида Белем көнендә «Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе – 2020» конкурсы башланды

Бу турыда РФ Дәүләт Думасы депутаы Әлфия Когогина хәбәр итте.

1 сентябрьдә Белем көнендә «Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе — 2020» җәмәгатьчелек хөрмәтен яулаучы бәйге старт ала. Ул «Менделеевские новости» район басмасы белән берлектә оештырыла. Конкурс 1 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итә һәм өч этапта үткәрелә. Менделеевск районында бу проект РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән һәм шәһәр хакимияте яклавында үткәрелә. Бәйге балаларга, ата-аналарга ошый, аны укытучылар да хуплый.

— Хөрмәтле менделеевлылар, «Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе — 2020» конкурсының башлануы турында игълан итәм«. Минем инициативаны яклавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Менделеевлылар укытучыга карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүдә берләшәләр һәм узган еллардагы тәҗрибә укучылар һәм ата-аналарның үзләренең сыйныф җитәкчеләрен ни дәрәҗәдә яратуларын һәм яклауларын күрсәтте, − дип билгеләде Ә. Когогина.

Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан бәйгедә җиңүчегә Дәүләт Думасы депутатыннан Рәхмәт хаты һәм 35 мең сум премия тапшырылачак. Конкурста катнашучылар өчен кандидатураларны тәкъдим итү 14 сентябрьдә тәмамлана.
Конкурсның нәтиҗәләре октябрь аенда билгеле булачак. Бәйгене үткәрү тәртибе «Менделеевские новости» һәм «Менделеевск яңалыклары» газеталарында яктыртылачак.

Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев