Менделеевскида иҗат бәйгесендә иң яхшылар ачыкланды
6 нчы мәктәпкәчә учреждениесендә V региональ балалар иҗаты бәйгесе узды. “Әни – кояшым минем” конкурсы кысаларында узган чарада Менделеевск, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы Әгерҗе шәһәрләреннән, Мөслим һәм Тукай районнарыннан 268 гариза бирелде.
Залдагыларны Мәгариф идарәсенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Луиза Гайфуллина һәм бакча мөдире Ирина Анисимова сәламләделәр, иҗат бәйгесендә катнашкан балаларның остазлары ярдәмендә яраткан әниләренә иң изге хисләрен, аларны ничек яратуларын аңлатуларын билгеләделәр.
Җиңүчеләрне бүләкләү түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: “Әнигә мәхәббәт белән” эшләнмәләр һөнәрханәсе, “Әнием минем – иң яхшы дус” фотоколлажы, тикшерү эшләре, “Зур гаиләдәге җылылык – күңелгә дәва” проекты, “Әни күңеле” иң яхшы авторлык шигыре, “Әни – кояшым минем!” видеокотлавы.
Иҗат ярышларында иң яхшылар дип табылган балалар төрле номинацияләрдә I, II, III дәрәҗә дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
“Фотоколлаж” номинациясендә шәһәрнең 8 нче балалар бакчасыннан Карина Щербаковага тиңнәр булмады, “Иң яхшы авторлык шигыре” номинациясендә – Таисия Вагапова (Әгерҗе) һәм Алабуганың 24 нче мәктәпкәчә учреждениесе.
Төрле номинацияләрдә беренче дәрәҗәдәге дипломнарны яуладылар: Данияр Нигъмәтҗанов (10 нчы балалар бакчасы, Менделеевск), Елизавета Кузнецова һәм Никита Юнысов (7 нче), шулай ук 7 нче бакча коллективы; Алабуганың 22 нче, Әгерҗенең 6 нчы һәм Тукай районының “Миләүшә” мәктәпкәчә учреждениеләре, Ульяна Князькова һәм Анастасия Жегалина (Түбән Кама), Әминә Хәбриева (Алабуга).
Бәйгедә актив катнашкан 7 нче балалар бакчасы коллективына һәм музыкаль җитәкче Алёна Белоусовага (6 нчы бакча) Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүләкләү мизгелләрен “Алёнушка”да тәрбияләнүчеләрнең музыкаль чыгышлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев