Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида химик хакатонның икенче этабы узды

Чарада катнашучылар белемнәрен гамәлдә кулландылар.

Туган якны өйрәнү музее базасында «Менделеев варислары» проекты кысаларында «Химия элементлары −2021» шәһәр химик хакатонының икенче гамәли этабы узды.

Хакатонда 1, 3, 4, 7 мәктәпләрдән һәм гимназиядән 24 укучы катнашты.

Хакатонда эксперт бәясен Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин, аммиак һәм метанол җитештерү буенча ДПУ цехы операторы Рената Дер тәэмин иттеләр.

Укучылар музей бинасында парларга бүленеп гамәли биремнәрне чиштеләр. Хакатон барышындаа балалар үзләренең белемнәрен сынадылар, бергәләп эшләргә һәм предприятиенең чын лабораториясендә практик белем алырга өйрәнделәр.

Хакатон йомгаклары буенча беренче урынны 1 нче мәктәп яулады. Икенчедә — 3 нче мәктәп, өченче урында — гимназия.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев