Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Син – уникаль!» II республика конкурсы узды

Бәйгегә Яр Чаллы, Казан, Кукмара, Нурлат, Лениногорск, Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Мамадыш, Арча районнарыннан, Җәлил поселогыннан 250дән артык бала катнашты.

Конкурсны КФУ Яр Чаллы дәүләт педагогия институты, мәгариф Идарәсе һәм 10 нчы мәктәпкәчә учреждение оештырды.

«Миләшкәй» базасында финалистларны, ата-аналарны һәм педагогларны, кунакларны район мәгариф Идарәсе вәкилләре – мәктәпкәчә мәгариф буенча методист Эльвера Миниголова, кадрлар һәм аттестация эшләре буенча методист Татьяна Нигъмәтҗанова, бакча мөдире Венера Камаева сәламләделәр.

– Бәйгенең сайлап алу туры 24 декабрьдән 4 февральгә кадәр үткәрелде. Катнашучылар һәм аларның остазлары төрле темага видеоязмалар әзерләделәр, – дип билгеләде Венера Ильясовна. – Конкурс киң җәмәгатьчелек өчен 4тән 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү, социаль-коммуникатив, сөйләм теле, сәнгать-эстетика, физик үсешләре өлкәләрендә уникаль сәләтләрен ачыклады.

Финалда 11 малай һәм кыз дүрт номинациядә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Тамашачы узган елда да катнашучы Аким Володинның (Түбән Кама) «Танып белү үсеше»: «Дөнья илләре» номинациясендә картадан ориентлаша белүенә сокланды. Нурлаттан Аида Абдулганеева «Физик үсеш» номинациясендә залдагыларны һәм жюри әгъзаларын фигуралы шууы белән шаккатырды. Менделеевлылар Максим Хайров (10 нчы балалар бакчасы), Ясминә Гыйлемханова (1 нче), Рамил Шәрипов («Миләшкәй») барысын да сирәк очраучы хайваннарны яхшы белүләре, образлы фикерләү сәләте үсеше, кеше организмы органнарын дөрес билгеләүләре белән танылдылар.

Җиңүчеләргә «Син-уникаль!» медальләре, дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев