Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида олимпиадаларда биңүчеләрне бүләкләделәр

Менделеевск укучыларына – республика фән олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм призёрларга, дипломнар тапшыру тантанасы булды.

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында мәктәп һәм аның абруе өчен генә түгел, район үсешенә дә лаеклы өлеш керткәннәрне хөрмәтләү узды. Чарага мәгариф учреждениеләре директорлары, укытучылар, мөгаллимнәр җыелды. Залдагыларны Мәгариф идарәсе начальнигы Константин Макаров сәламләде. Ул яшь менделеевлыларның 25 олимпиадада катнашуларын билгеләде, дүртесе йомгаклар буенча җиңүчеләр булдылар. Алар Артур Рэйс (рәсемдә) – “Олимпка юл” математика буенча республика укучылар олимпиадасында җиңүче, Эдуард Рэйс – инглиз теле буенча (Тихоново мәктәбе укытучыларысы Вадим Стрелков һәм Альбина Рэйс), Ренард Девликамов – тарих буенча (гимназиянең тарих укытучысы Эльмира Вәлиева), Мария Никифорова – кулланучылар хокукларын яклау буенча (2 нче мәктәпнең тарих укытучысы Гөлүзә Бондарева). 15 укучы –призёр, 35е  катнашучылар булдылар.

Иң яхшылар Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

– Мин инглиз теле буенча республика олимпиадасы призёры. Бәйгегә укытучым Татьяна Маева әзерләде. Биремнәр аудирование, уку, язуга юнәлдерелде. Миңа инглиз теле ошый, аны тырышып өйрәнәм. Олимпиадада катнашу үз-үземә ныклы ышаныч бирде, аның йомгаклары буенча киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклегенә төшендем, – дип уртаклашты 1 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Евангелина Задоркина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев