Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 58 балага портфельләр тапшырылды

Әлеге чара «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында узды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен мәктәп мәйданчыгында 1-7 сыйныф укучылары җыелды. Белем көне белән балаларны Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен мәктәп директоры Дамира Сәлимханова котладылар, ныклы сәламәтлек, уңышлы укулар теләделәр.

Аннан соң кызлар һәм малайларга портфельләр тапшырылды. Мәктәп ранецлары бик матурлар, уку өчен канцелярия кирәк-яраклары да бар: альбомнар, төсле кәгазьләр, буяулар, пластилин, дәфтәрләр, ручкалар.

Быел 1 нче сыйныфка дүрт укучы барачак. Аларга һәм 2-7сыйныфларга да портфельләр бүләк ителде. Балалар бүләкләр өчен шатландылар һәм уку елын түземсезләнеп көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев