Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида «Stud Academy»

«Балалар университеты» проекты кысаларында 3 нче мәктәпнең актлар залында КФУ Ярчаллы институтының «СтудАкадемиясе» ачылды.

Чара башланыр алдыннан фойеда өлкән сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, укытучылар фәнни технологияләр (3D-күзлекләр, 3D-принтер, робототехника) белән таныштылар, шулай ук фотога төштеләр.


Җыелганнарны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, КФУның Яр Чаллы филиалы директоры, техник фәннәр докторы, профессор Мәхмүт Ганиев, мәктәп директоры Евгений Ямщиков сәламләделәр. Традиция буенча студентлар сафына кабул итү оештырылды. Булачак «академиклар» алып баручының командасы буенча барысы бергә кәгазьдән ясалган самолётлар очырдылар һәм теләкләр теләделәр.


Билгеле булганча, мондый проектлар автошәһәрдә дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Химиклар шәһәрендә яңа академия ачу укучыларга мәгълүмати технологияләр өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк. «Студентлар академиясе» аена бер мәртәбә үткәрелә, кызыклы һәм аңлаешлы дәресләр кызлар һәм егетләргә һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк. Чара кызыклы лекцияләр уку, «Студентлар академиясе» төркеме оештыру, чын студент нәрсәләр турында белергә тиешлеге һәм интернеттан куркынычсыз файдалану турында аңлату белән тәмамланды.


Дарья Герасимова фотолары vk.com/activeprof_rf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X