Менделеевскида сыйныф җитәкчеләренең I муниципаль съезды узды
Мәдәният сараенда, район башлыгы инициативасы буенча, сыйныф җитәкчеләренең I муниципаль съезды узды.
Фойеда тематик мәйданчыклар эше оештырылды. Ә төп залда утырыш узды, анда районның 250 сыйныф җитәкчесе катнашты.
Укытучыларга сәламәләү сүзләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров мөрәҗәгать иттеләр.
— Мондый формат даими булыр һәм ел саен очрашырбыз, сыйныф җитәкчеләре алдында торган бурычлар турында сөйләшербез дип ышанам, — диде Валерий Сергеевич.
Чара ахырында педагогик состав бүләкләнде һәм резолюция кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев