Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен. 1941-1945» китабын тапшыру акциясе узды

– Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында сүз бара. Татар АССР тылдагы халкының иллюстрацияле тормыш хроникасы тарихи фактларга, архив документларына һәм фотоматериаларга, үзләре күреп белгән шаһитлар сүзләренә нигезләнә. Китапны бастыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды, – дип белдерде үз чыгышында ТР дәүләт архивының күргәзмә һәм публикаторлык эшчәнлеге бүлеге начальнигы Гүзәл Фәезова.

Тарихи басма киң катлам укучыларга тәгаенланган. Ул тыл хезмәтчәннәренә дә, ветераннарга да, беренче чиратта, яшь буынга кызыклы булачак.

Казан кунагы район җитәкчелегенә һәм китапханәләргә китапларны өләште.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин әлеге басманың әһәмиятен ассызыклады һәм аны буыннан буынга күчерү кирәклен әйтте.

Чара барышында бондюглыларның Җиңүгә керткән өлеше турында әйтелде, Татар Чаллысында яшәүче Прасковья Кривилёваның сугыш еллары турындагы истәлекләре тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев