Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскида «Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе-2020» бәйгесе дәвам итә

Җиде Менделеевски укытучысы «Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе —2020» исеме өчен ярыша.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина игълан иткән берүк исемдәге бәйгегә кандидатлар тәкъдим итү этапы төгәлләнде.

2020 елның 21 сентябреннән (иртәнге 9.00) 2 октябренә кадәр (12.00 сәгать) mendeleevskyi.ru сайтында тавыш бирү этабы уза.

Теләгән һәркем безнең сайтта тавыш биреп яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесен билгели ала. Шулай ук яңалык астында яраткан укытучыга үз теләкләреңне калдырырга мөмкин.

Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе өчен тавыш бирегез, конкурсантлар өчен җан атыгыз, аларны яклагыз!
1. Фролова Анастасия Александровна, 1нче мәктәп
2. Романова Наталья Анатольевна, 3нче мәктәп
3. Абдулов Фәиз Успанович, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп
4. Гриценко Элина Михайловна, 1 нче мәктәп
5. Ужусенис Лилия Антанасовна, 1 нче гимназия
6. Созонова Елена Васильевна, 2 нче мәктәп
7. Җиһаншина Ирина Вадимовна, 2 нче мәктәп

Агымдагы елда сайтта тавыш бирү, накрутка булмасын өчен, авторизация ярдәме белән башкарыла. Һәр 24 сәгать саен тавыш бирергә мөмкин!

Аңлатмалар, отзывлар, шәхси тарихлар, фотосурәтләр, видеороликлар, конкурсантларны яклаучы презентацияләр аша җиңүчене депутат билгели. Иң яхшы сыйныф җитәкчесенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 35 мең сум бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев