Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.

Бу турыда 1 нче мәктәптән хәбәр итәләр. Чара башында укытучылар укучыларны татар, рус, үзбәк, мари, удмурт, әзербайҗан телләрендә сәламләделәр. Алып баручылар балаларга телләр белүнең әһәмияте турында сөйләделәр, ана теле – халыкның характеры, аның хәтере, тарихы булуын әйттеләр. 3-5-сыйныфлар укучылары татар һәм рус телләрендә «И туган тел», «Туган як», «Әссәламәгаләйкем» җырларын, 5 Б, В сыйныфы укучылары татар биюен башкардылар. Ахырда укучылар Татарстан республиксының танылган әһелләре турында видеоматериал демонстрацияләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев