Менделеевскиның балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды
“Балачак планетасы” мәктәпкәчә учреждениесендә 64 чыгарылыш бакча белән саубуллашты. Анда ике көн дәвамында әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен чыгарылыш балы узды.
Әле кайчан гына әти-әниләр улларын һәм кызларын нәни кулларыннан тотып бакчага алып килгәннәр иде, ә хәзер аларны мәктәп тормышы көтә. Чыгарылыш балы балалар өчен генә түгел, укытучылар, ата-аналар, килгән кунаклар өчен дә чын бәйрәм булды. Кызлар һәм малайлар сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, дәртле җырлар башкардылар, биеделәр, яраткан әкияти персонажлар Мәче Базилио һәм Төлке Алиса биргән мәктәпкә бәйле сорауларга төгәл җаваплар бирделәр. Чыгарылышларның театрлаштырылган тамашасы педагоглар һәм әти-әниләрнең күңеленә хуш килде.
Җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр бәйрәм кичәсен тулыландырды. Иң кечкенәләр башкарган шигырьләр һәм биюләр әле кайчан гына чыгарылышларның да шундый нәни булуларын искә төшерде. Һәм менә алар купшы киемнәрдә бәхетле һәм шат елмаеп, мәктәп бусагасы алдында басып торалар.
Истәлекле вакыйга белән котлап бакча мөдире Людмила Будник тәрбияләнүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр, иң актив ата-аналарга Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Тиздән 1 сентябрь җитәчәк һәм мәктәп безгә белем дөньясын ачар, – диләр кызлар һәм малайлар, залда саубуллашу вальсы көенә бөтерелеп.
7 нче “Алтын балык” бакчасында тәрбияләнүче 47 бала өчен чыгарылыш балы үткәрелде. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда әкияттәгедәй күңелле тантаналы минутлар бер мизгелдә узды. Кызларның күз явын алырлык күлмәкләре, матур прическалары, малайларның җитди костюмнары аларны тагын да матуррак итеп күрсәтте.
Чыгарылыш кичәсе балаларның күңелендә зур сәхнә, бай эчтәлекле концерт программасы, конфетти фейервергы, төсле утлар, истәлеккә фотога төшү белән истә калачак. Булачак беренче сыйныф укучыларының җыр-бию, нәфис сүз сөйләүдә сәнгать осталыгын тамашачы хәйран калып хозур кылды.
– Кызыбыз Сабина 1 сентябрьдә мәктәпкә барачак. Ул бу көнне түземсезләнеп көтә. Без кызыбызның яхшы укуын, бәхетле булуын, барлык хыялларының чынга ашуын телибез, – дип фикерләре белән уртаклашты Ленара Казакова.
Бакча мөдире Елена Грицук чыгарылышларны ихлас күңелдән котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм аларга дипломнар, бүләкләр, актив ата-аналарга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев