Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Менделеевскиның 11 нче балалар бакчасында Бөтенроссия экологик форум- фестивале узды

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 11 нче "Балачак планетасы" мәктәпкәчә учреждениесендә "Табигатьнең дуслары бар: ул без - син һәм мин" Бөтенроссия экологик форум-фестивале узды. Анда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Менделеевск, Кукмара, Удмуртиядән мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның остазлары - тәрбиячеләр һәм педагоглар барлыгы 300гә якын кеше катнашты, алар арасында...

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 11 нче "Балачак планетасы" мәктәпкәчә учреждениесендә "Табигатьнең дуслары бар: ул без - син һәм мин" Бөтенроссия экологик форум-фестивале узды.
Анда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Менделеевск, Кукмара, Удмуртиядән мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның остазлары - тәрбиячеләр һәм педагоглар барлыгы 300гә якын кеше катнашты, алар арасында физик мөмкинлекләре чикле балалар да бар.
Бакча мөдире Людмила Будник форумда катнашучыларны сәламләде һәм табигатьне сакларга, аңа сакчыл караш булдырырга өндәде.
Иҗат бәйгесендә "Иң яхшы авторлык җыры, шигыре", "Чиста шәһәр синнән башлана" яхшы реклама, видеоролик", "Яхшы проект", "Безнең шәһәрнең табигате һәм кешеләр язмышы" иң яхшы инша","Чулман елгасы киңлекләре" яхшы ребусы, кроссворды", Недугка каршы иҗат", "Балалар күзеннән яшел планета" номинацияләрендә абсолют җиңүчеләр катнашты һәм чыгыш ясадылар. Алар арасында педагоглары белән түбәндәгеләр: "Чулман киңлекләре" авторлык җыры белән "Былина" рус халык җыры ансамбле; физик тәрбия буенча инструктор Сильвия Тимиряева, Илона Сорвина, Адель Илгизәров (11 нче бакча); Артем Устинов (8 нче), Диана Галимова (Бәзәкә балалар бакчасы), Эльвина Сайранова (1 нче мәктәп), Егор Семенов (2 нче мәктәп), Максим Семенов (коррекция мәктәбе, БСМ скрипкачы балалар коллективы (педагог Ольга Ушкова), Нина Яковлева (ЯрЧаллы), Аня Закусилова һәм башкалар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара барышында 3 нче микрорайонда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәргә татлы призлар һәм иң яхшы иҗади эшләр - картиналар өләшенде.
Безнең хәбәрчебез залдагылар белән аралашты.
- Улым Максим коорекция мәктәбендә 5 нче сыйныфта укый, рәсем ясарга ярата, аларда табигать матурлыгын һәм башка сурәтләрне тасвирлый. Укытучылары аның сәләтен камилләштерергә ярдәм итә, - ди әтисе Борис Семенов.
Фестивальне 11 нче бакчада тәрбияләнүчеләр һәм педагогларның гаҗәеп музыкаль чыгышлары бизәде. Форумда Казан инновацион университетының Яр Чаллы филилы вәкилләре - директор урынбасары, педагогик фәннәр кандидаты Татьяна Лужина һәм көллият директоры, психология фәннәре кандидаты Марина Шулаева, район мәгариф Идарәсенең начальник урынбасары Эльвера Минеголова, "Альфа" ТИС рәисе Лидия Маслова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары экологик культура