Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Мәхәббәт кешене матур итә”

    Шәһәрнең 1 нче гимназиясендә шундый исемле чара билгеле татар язучысы Гадел Кутуйның тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылды. Очрашуга чакырылган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар алып баручылар Аделина Миронова, Альбина Кәримова ярдәмендә авторның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр. Очрашуның икенче өлешендә ике команда "Тапшырылмаган хатлар" әсәренә таянып "Нәрсә...

    Шәһәрнең 1 нче гимназиясендә шундый исемле чара билгеле татар язучысы Гадел Кутуйның тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылды.
    Очрашуга чакырылган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар алып баручылар Аделина Миронова, Альбина Кәримова ярдәмендә авторның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр.
    Очрашуның икенче өлешендә ике команда "Тапшырылмаган хатлар" әсәренә таянып "Нәрсә ул мәхәббәт?" дигән сорауга җавап эзләде. "Яшьлек» (укучылар), «Тәҗрибә» (укытучылар) төркемнәре темага карата язмада респондентлар фикере белән таныштылар һәм капма-каршы әңгәмәдә катнаштылар. Сөйләшүне әзерләп алып баручы педагоглар Халидә Муллагалиева, Роза Закирова һәркемне кызыксындырган "Мәхәббәт кайчан туа?", "Аны еш татыйлармы?", "Кеше бу чорда нинди хисләр кичерә?", "Гомер буена ярату мөмкинме?" һәм башка сораулар буенча фикерләрен ачтылар. Кичә барышында темага караган шигырьләр яңгырады. Уку-укыту буенча директор урынбасары Эльза Баһаветдинова, педагог Айгөл Иванова башкаруында җырлар очрашуны тагын да җанландырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: