Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Милләтчелек яки милли горурлык?

    1 нче мәктәптә инициаторы "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучы Оксана Казакова булган шундый темага кара-каршы әңгәмә узды. Әңгәмәдә 1 нче мәктәпнең 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Очрашу башланганчы кыскаметражлы фильмнар күрсәтелде, аннан соң һәркемгә заманча дөньяда булган сәяси процесслар турында үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирелде. - Без Украинадагы хәл өчен...

    1 нче мәктәптә инициаторы "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучы Оксана Казакова булган шундый темага кара-каршы әңгәмә узды.
    Әңгәмәдә 1 нче мәктәпнең 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Очрашу башланганчы кыскаметражлы фильмнар күрсәтелде, аннан соң һәркемгә заманча дөньяда булган сәяси процесслар турында үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирелде.
    - Без Украинадагы хәл өчен борчылабыз, чөнки ата-бабаларыбыз Советлар Союзында тынычлык өчен башларын салганнар, - диләр балалар.
    Алар милли горурлык дип илебез, гаиләләре тарихын, бабаларының сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын саныйлар. Александр Петровның дүрт өлкән бабасы Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган.
    - Бабамның әтисе фронттан язган хатларны без кадерләп саклыйбыз, алар - зур истәлек, - ди Саша.
    - Очрашуның максаты - ачыктан-ачык сөйләшү һәм "милләтчелек", "милли горурлык" кебек катлаулы төшенчәләргә уртак ачкыч табу, "Кадрлар резервы" проекты кысаларында без патриотик юнәлешне үстерергә, Ватан язмышына битараф булмаган кешеләрне берләштерергә телибез. Кызыклы кунаклар, иҗади шәхесләр катнашында очрашулар, съезд-форумнар үткәрүне планлаштырабыз, - дип сөйли проектның ике этабын узып, өченчесенә әзерләнүче Оксана казакова.
    - Бүгенге очрашу миңа "милләтчелек" һәм "милли горурлык" төшенчәләрен тирәнтен аңлау мөмкинлеге бирде, - дип саный Энҗе Абдрахимова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: