Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Миләшкәй”дә ике телдә сөйләшәчәкләр

    Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасында тиздән барлык шәкертләр дә татарча сөйләшә башлаячак. В.мортазина Сишәмбе көнне биредә "Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең белем бирү процессына балаларны татар теленә өйрәтү буенча укыту-методика комплектын кертү" темасына семинар узды. Югары категорияле тәрбияче Мария Анисимова рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча "Без биибез" дигән укыту эшчәнлеген...

    Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасында тиздән барлык шәкертләр дә татарча сөйләшә башлаячак.
    В.мортазина
    Сишәмбе көнне биредә "Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең белем бирү процессына балаларны татар теленә өйрәтү буенча укыту-методика комплектын кертү" темасына семинар узды.
    Югары категорияле тәрбияче Мария Анисимова рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча "Без биибез" дигән укыту эшчәнлеген күрсәтте. Ачык шөгыль дәрес-уен формасында узды, балалар әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, эшче дәфтәрләренә язмалар теркәделәр. М.Анисимова «Ашамлыклар» темасы буенча мастер-класс үткәрде, анда балалар бакчалары җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре катнашты, "Татар телен саклауда һәм популярлаштыруда ярдәм формасы буларак укыту-методика комплекты" дигән доклад белән чыгыш ясады.
    - Без балалар белән марттан шөгыльләнә башлаган яңа ярдәмлекләр нәтиҗәсендә инде татар телен өйрәнүдә сизелерлек алга китеш бар. УМК мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Материал үзара аралашуга юнәлдерелгән, сүзләр дәрестән дәрескә күп тапкырлар кабатлана, бу истә калдыру өчен уңайлы.
    Семинар кунаклары - педагогия фәннәре кандидаты, Яр Чаллы пединститутының мәктәпкәчә һәм социаль педагогика кафедрасы мөдире Татьяна Бабынина һәм "Укытучы-оста" гранты иясе, Яр Чаллының 95 нче "Балкыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Әмирова тәҗрибә уртаклаштылар.
    Мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә мәгариф буенча белгече Эльвера Маслова түгәрәк өстәлгә йомгак ясады. Семинарда катнашучылар фикер алыштылар. Мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова болай дип билгеләде:
    - М.Анисимованың ачык дәресе югары дәрәҗәдә узды, бу тәрбияченең җентекле, системалы эшен дәлилли.
    - Балалар теләп шөгыльләнәләр, тырышлык күрсәтәләр, - ди балалар бакчасы мөдире Венера Камаева. - Ата-аналарның балаларының уңышлары белән кызыксынуы куандыра. Мария Михайловна кебек тәрбиячеләрнең тырышлыгы белән рус телле балалар ике телдә сөйләшә башлаячаклар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: