Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Миләшкәй”гә – миллион сумлык грант

10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасы иң яхшы билингваль мәктәпкәчә учреждениеләр исемлегенә керде һәм миллион сум грант алды. Бүләкләү Казанда узды, чарада ТРның мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашында республиканың мәктәпкәчә мәгарифенә йомгак ясалды. Бәйгедә ике меңгә якын балалар бакчасы катнашты, 50 се грантка лаек булды. Коллективлар балаларның югары дәрәҗәдә рус һәм...

10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасы иң яхшы билингваль мәктәпкәчә учреждениеләр исемлегенә керде һәм миллион сум грант алды.
Бүләкләү Казанда узды, чарада ТРның мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашында республиканың мәктәпкәчә мәгарифенә йомгак ясалды. Бәйгедә ике меңгә якын балалар бакчасы катнашты, 50 се грантка лаек булды. Коллективлар балаларның югары дәрәҗәдә рус һәм татар телләрендә сөйләшә белүләре белән бәяләнде.
10 нчы балалар бакчасы шулай ук "балаларга белем бирүдә инновацион технологияләр" методик эшләнмәләре республика смотр бәйгесендә өченче урын өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
- Бакча коллективы ел дәвамында бәйгеләргә әзерлек буенча зур эш алып барды. Уңышыбызда татар теленә өйрәтү буенча югары категорияле тәрбияче Мария Анисимованың да өлеше зур, - ди Венера Камаева. - Ул шәкертләрне өйрәтү буенча максатчан эш алып бара, ә тәрбиячеләр әлеге белемнәрне ныгыту өстендә эшли. Коллективның тырышлыгы балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятуга, поликультуралы шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән.
Рәсемдә: бүләк бакча мөдире Венера Камаевага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Милђшкђй Венера Камаева