Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Миләшкәй”нең спорт тормышы

Организмны физик яктан ныгыту һәм чыныктыру өчен балалар елның теләсә кайсы вакытында саф һавада күбрәк йөрергә тиеш. Шушы максатта "Миләшкәй" балалар бакчасында кышкы төр спорт уеннары айлыгы үткәрелде. Кече төркем балалары өчен участокта хәрәкәтле уеннар, шулай ук игътибар һәм күзәтүчәнлекне үстерүгә бәйгеләр оештырылды. Балалар кышкы Олимпиадасында өлкән шәкертләр катнашты. Алар...

Организмны физик яктан ныгыту һәм чыныктыру өчен балалар елның теләсә кайсы вакытында саф һавада күбрәк йөрергә тиеш. Шушы максатта "Миләшкәй" балалар бакчасында кышкы төр спорт уеннары айлыгы үткәрелде.
Кече төркем балалары өчен участокта хәрәкәтле уеннар, шулай ук игътибар һәм күзәтүчәнлекне үстерүгә бәйгеләр оештырылды. Балалар кышкы Олимпиадасында өлкән шәкертләр катнашты. Алар "Карда хоккей уены", "Кёрлинг" конкурслары, эстафеталарда катнаштылар. Мәйданчыкта спорт азарты кызды - балалар җиңүгә шатланды, уңышсызлыкка борчылды, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
"Сәламәт гаиләдә сәламәт бала" Бөтенроссия шөгыле кысаларында балалар Боз сараенда булдылар. Директор урынбасары Оксана Габделбариева экскурсия үткәрде, түгәрәк һәм секцияләр турында сөйләде, хоккейчыларның эпикировкаларын күрсәтте. Яшь фигуралы шуучы, безнең шәкертебез Арина Мисееваның чыгышы балалар өчен сюрприз булды. Арина өчен горурлык хисе кичергән кызлар һәм малайлар көчле алкышладылар.
ТР Атказанган мәгариф хезмәткәре Софья Медведева урта төркемнәрдә кунакта булды. Софья Абдулловна балалар белән "Сәламәт яшәү рәвеше - сәламәтлек нигезе" исемле әңгәмә үткәрде. Блицсораштыру барышында балаларның илебезнең спорт тормышы белән кызыксынуы, спортчыларның исемнәрен белүләре ачыкланды.
"Дуслык боҗрасы" исемле спорт бәйрәмендә ике өлкән төркем балалары һәм әти-әниләре катнашты. "Ак барс" һәм "Россия" командалары- көндәшләр биремнәрне төгәл һәм азарт белән үтәп, чемпион исеме өчен гадел көрәштеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Чара барышында балалар спорт дөньясына чумды, якты тәэсирләр, күңел күтәренкелеге алдылар, сәламәт яшәү рәвешенең һәр кеше өчен кирәк булуына төшенделәр.
Эльфрида Иргубаева,
физик культура буенча инструктор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск хоккей Керлинг