Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Минем кече ватаным

    Балалар иҗаты үзәге хисабында яшь буынны төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән чаралар бихисап. Узган шимбәдә биредә Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган нәфис сүз осталарының өченче муниципаль бәйгесе узды. Аны бүлек мөдире Нәзирә Волкова оештырды. Бу юлы бәйге шартлары күпмедер дәрәҗәдә катлауландырылды. Положение буенча конкурсантлар үз чыгышларын әсәрне иллюстрацияле бизәү элементлары белән компьютер...

    Балалар иҗаты үзәге хисабында яшь буынны төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән чаралар бихисап.
    Узган шимбәдә биредә Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган нәфис сүз осталарының өченче муниципаль бәйгесе узды. Аны бүлек мөдире Нәзирә Волкова оештырды.
    Бу юлы бәйге шартлары күпмедер дәрәҗәдә катлауландырылды. Положение буенча конкурсантлар үз чыгышларын әсәрне иллюстрацияле бизәү элементлары белән компьютер презентациясе дә тәкъдим итәргә тиеш булдылар. Бу яңалык чараны бизәде һәм җанландырды. 32 катнашучы һәм аларның остазлары, видеосюжетлар һәм фотослайдлар әзерләп, техник ресурслар белән эшләүдә тирән белемнәрен күрсәттеләр.
    Бәйгегә нәтиҗә ясап, жюри әгъзалары Альбина Попова, Гөлназ Стрелкова номинантларның әзерлек сыйфатыннан канәгатьлекләрен белдерделәр.
    - Балаларның җирле шагыйрьләр Альберт Талыйпов, Роберт Ясәвиев, Илгиз Абдуллин, Марсель Гыймазетдинов, Иосиф Камашев, Михаил Герасимов, Татьяна Ясәвиева, Виктор Колпаков әсәрләрен укулары куандыра. Авторлык юллары да яңгырады, - дип билгеләделәр алар.
    - Чыннан да, тарихи Менделеевск җирле талантларга бай, - дип ассызыклады жюри рәисе Әлфия Талыйпова һәм җиңүчеләргә дипломнар, сувенирлар тапшырды.
    Эрик Яшин һәм Алинә Шакирова (беренче мәктәпкәчә кече төркем, 7 нче балалар бакчасы, педагоглары Резедә Бузиева һәм Ирина Әхмәтова), Әминә Сәетова һәм Эмилия Шиһапова (1-4 нче сыйныфлар арасында икенче кече төркем, гимназия, Фатыйма Мирзоева), Вероника Максимова һәм Альберт Рейс (Тихоново мәктәбе, Олеся Билко), Елизавета Грудцова (5-8 нче сыйныфлар, урта төркем, БИҮ, Әлфия Талыйпова), Рамил Нургалиев һәм Айсылу Кәлимуллина (9-11 нче сыйныфлар, өлкән төркем, Турай мәктәбе, Венера Миңнәхмәтова) беренче урыннарны алдылар.
    Л.Кривилёва
    Р.Сәхапов фотосы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: