Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Мәктәп туклануы:тәмле, сыйфатлы, файдалы

    Мәктәп ашханәсендә туклану таләпләре үтәләме? Без, тема буенча үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алырга теләп, шәһәрнең өченче мәктәбендә булдык. Укучыларны тукландыру мәсьәләсе буенча җаваплы директор урынбасары Людмила Городничева белдерүенчә, 1-6 нчы сыйныфлар - барлыгы 305 укучы, кайнар аш белән тәэмин ителә. Дәүләт һәр укучыга 5 сум 50 тиен акча бирә. -...

    Мәктәп ашханәсендә туклану таләпләре үтәләме? Без, тема буенча үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алырга теләп, шәһәрнең өченче мәктәбендә булдык.
    Укучыларны тукландыру мәсьәләсе буенча җаваплы директор урынбасары Людмила Городничева белдерүенчә, 1-6 нчы сыйныфлар - барлыгы 305 укучы, кайнар аш белән тәэмин ителә. Дәүләт һәр укучыга 5 сум 50 тиен акча бирә.
    - Азык-төлек бәяләре көн дә югарыга үрмәләгән чорда ата-аналарның матди ярдәменнән башка балаларга әллә ни тәкъдим итеп булмас иде. Әлбәттә, аз керемле гаиләләр балаларына, ятимнәргә ярдәм булмау борчый. Өйдә белем алучы инвалид укучыларыбызны ашамлыклар белән тәэмин итәбез. Ашханәгә пешекчеләр җитмәү зур проблемага әверелде. Хезмәт хакы бик түбән, монда эшкә килергә теләүчеләр юк, - дип бүлешә Людмила Анатольевна.
    Туклану турында мәгълүматны тулыландырырга теләп, ашханәгә юнәләбез. Кизү торучы укучылар табын әзерләү белән мәшгуль. Меню белән кызыксынып, аш пешерүчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Унбиш елдан артык балаларга ризык әзерләүче Әлфия Низамова һәм күптән түгел генә һөнәр училищесын тәмамлап эшкә урнашкан Валентина Шакирова безнең белән теләп аралаштылар.
    - Балаларга дөге, карабодай, тары боткалары пешерәбез. Бүген менюда арпа боткасы, баллы чәй, шәңгә, теләгәннәргә аерым түләүгә гуляш бар. Дөрес туклану нигезләре белән балаларны гаиләдә таныштырырга тиешләр, чипсы, коры-сары белән туклану яшь организм өчен куркыныч, - диләр алар.
    Укучылар Лия Садриева, Диана Вәлиева, Айнур Зыятдинов фикерләрен җиткерәләр:
    - Дөрес туклану турында безгә әти-әниләр, укытучылар сөйли, үзебез дә укып беләбез, шуңа күрә дә кайнар ризыкка өстенлек бирәбез, буфеттан еш кына пицца, өчпочмак та сатып алабыз.
    Гөлия Шилкина "Рандеву" кафесы пешекчеләре әзерләгән бәрәңге, кәбестә бөккәне, ватрушка, өчпочмак белән сату итә. Озын гына чират янына килеп, укучылар белән аралашабыз.
    - Мин өчпочмак, чәй алам. Иртән әни ботка әзерләде, сәгать икедә өйдә төшке ашны ашыйм, - дип сөйли 7 нче сыйныф укучысы Настя Стрелкова.
    Беренче гимназия директоры Надежда Маслихина башлангыч сыйныф укучыларының - өч, ә өлкәннәрнең ике тапкыр туклануы һәм ата-аналарның моның өчен 800 сум өстәп түләүләре турында белдерде.
    - Ашханәне азык-төлек белән тәэмин итү эше җайга салынган, туклану дәүләт стандартына туры килә. Меню төрлеләндерелә, җиләк-җимеш, салатлар тәкъдим итәбез. Камыр һәм сөт ризыгы белән "Менделеевск икмәк заводы", "Алабуга сөте" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре тәэмин итә, - дип сөйли ул.
    - Балаларга бирелүче ризык витаминнарга бай, рационда сөт, атланмай, ит, көнбагыш мае булырга, үсүче организмга кайнар ризык белән аксым, микроэлементлар, кальций, фосфор, углеводлар, витаминнар, минераллар керергә тиеш, чөнки физик һәм акыл хезмәте баладан күп энергия таләп итә. Шулай ук меню төзүдә баланың яше турында онытмаска кирәк, спорт белән даими шөгыльләнүчеләргә индивидуаль якын килү сорала, - ди балалар поликлиникасы мөдире Надежда Чернова.
    Авыл мәктәпләре тәҗрибә участокларыннан отышлы файдалана. Укучылар бакчада үстерелгән суган, кишер, чөгендер, кәбестә һ.башка яшелчәләрдән ел дәвамында тәмле ризыклар ашыйлар.

    Фәймә Вахриева

    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: